news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең Хатай провинциясендә 4,2 магнитудалы җир тетрәү булган

Төркиянең көньягындагы Хатай провинциясендә 4,2 магнитудалы җир тетрәү булды, дип хәбәр итте табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD). Бу хакта РИА Новости яза.

Ведомствоның социаль челтәрендәге хәбәр итүләренчә, җир асты тетрәүләре Самандаг районында җирле вакыт буенча 22.38 сәгатьтә теркәлгән (мск белән туры килә).

Җир тетрәү үзәге 7 километр тирәнлектә ята.

news_right_1
news_right_2
news_bot