Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиянең Трабзон шәһәреннән Сочига 14 ел эчендә беренче паром китте
14 елга беренче тапкыр Төркиянең Трабзон шәһәреннән Россиянең Сочи шәһәренә паром китте. Судно 5 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 21.10 сәгатьтә юлга чыкты. Юлдагы вакыт 12 сәгать чамасы тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Беренче рейс бортында 20 пассажир бар. Маршрутны эшләтеп җибәрү хөрмәтенә компания элегрәк «самолет» кәнәфиләренә билетлар алган кешеләрне каюталарга күчереп утырткан.
Паром атнага ике тапкыр йөриячәк, ә билет бәяләре 55 доллардан башлана, шул ук вакытта беренче пассажирлар өчен ташламалар каралган.
Элегрәк агентлык белән әңгәмәдә Төркиянең Liderline компаниясе вәкиле Мостафа Чакыр хәбәр иткәнчә, судно 450 пассажирга исәпләнгән. Экипаж 25 кешедән тора, ләкин тулы йөкләнеш булганда 40ка кадәр арттырылырга мөмкин. Паром 20 йөк фурасын яки 200 җиңел автомобильне йөртергә сәләтле һәм барлык кирәкле коткару чаралары белән җиһазландырылган, шлюпкалар һәм катерларны да кертеп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз