Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиянең Трабзон шәһәрендә җирле халыкка татар мәдәнияте тәкъдим ителгән
Төркиянең Трабзон шәһәрендә Карадениз техник университетының Сәламәтлек, культура һәм спорт департаменты (Karadeniz Teknik Üniversitesi Sağlık Kültür ve Spor Daire Başkanlığı) үткәргән чара кысаларында татар мәдәнияте дә тәкъдим ителде.
«Халыкара студентларның илләре белән таныштыру һәм техник белем юнәлештәге студентлар клубы эшчәнлеге» (Uluslararası öğrenciler ülke tanıtımı ve Teknik öğrenci kulüp çalışmaları) дип аталган бу чарада рәсми мәгълүматлар буенча 1500гә якын студент катнашкан, 50 өлкә тәкъдим ителде», - диде «Татар-информ»га 2014-2022 елларда Карадениз техник университеты студенты, фәлсәфә докторы Айгөл-Зара Кәбир.

Татарстанны һәм татар халкы мәдәниятен Алсу Абдуллина (молекуляр биология һәм генетика), Лилия Абдуллина (халыкара мөнәсәбәтләр), Камилә Шәйдуллина (фармацевтика), Хафиза Озджан (теология), Тимур Баязитов (халыкара мөнәсәбәтләр) таныштырган.
«Яшьләргә Трабзонда яшәүче Кадрия Сойтекиноглу татарча басма продукция, татар костюмы предметлары белән ярдәм итте, кош теле әзерләде. Трабзонда Татарстан мәдәнияте мин белгән вакытта гына да инде өченче тапкыр тәкъдим ителде. Элек Татарстанны җирле халык белми иде диярлек, бүген исә алга китеш сизелеп тора. Волганың - Идел икәнен, хәтта Сак-сок бәетенең эчтәлеген белүчеләр булды», - диде Айгөл-Зара Кәбир.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз