news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең рәсми затлары: Рөстәм Миңнеханов багланышларны киңәйтү өчен зур тырышлык куя

Төркиянең рәсми затлары: Рөстәм Миңнеханов багланышларны киңәйтү өчен зур тырышлык куя
Татарстан Президентының Төркиягә эшлекле сәфәре, 12.12.2022
https://tatarstan.ru/

Бүген Төркия Республикасында Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасы (BTSO) катнашында оештырылган «Татарстан - Төркия» бизнес-форумы узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» рәсми мәгълүмат агентлыгы яза. «Татар-информ» Төркиянең рәсми затларының чыгышларын тәрҗемәдә тәкъдим итә.

Форумда Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Хәсән Буюкдеде билгеләп үткәнчә, ведомство башлыгы Мостафа Варанкның 2019 елда Татарстанга сәфәреннән соң, Россия төбәгенә инвестицияләр арткан.

«Төркия инвесторларының Татарстанга инвестицияләре күләме якынча 2,5 млрд доллар тәшкил итте. Безнең инвестицияләр «Джошкуноз Алабуга» проектларында, Казан вертолет заводында, «Хайат Кастамону», «Шишеджам», «КАМАЗ» йөк автомобильләре заводында һәм нефть эшкәртү заводында бар. Синергия (яклар арасында – ТИ иск.) казанышлары күрсәткече сыйфатында шулай ук безнең илгә сезнең инвестицияләр дә үсүен күрәбез», - диде түрә.

«Без Төркия инвесторларының сезнең илгә керткән инвестицияләренә Көнбатыш дөньясының Россиягә каршы кертелгән санкцияләрнең көчле һәм авыр йогынты ясавын тоябыз. Ләкин без шулай ук бу мәсьәләдә бөтен мөмкин булган ярдәмне күрсәтү өчен мобилизацияләнгәнегезне дә беләбез. Сез безнең инвесторлар турында кайгыртуны дәвам итәрсез, дип ышанам. Сезнең аларга үзләрен имин тою мөмкинлеге бирүегез безнең өчен бик мөһим. Биредә мин шуны да билгеләп үтәргә телим, без, министрлык, үзара инвестицияләрне арттыру өчен бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер», - дип өстәде Буюкдеде.

Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Ибраһим Буркай бик хисле чыгыш ясады. «Мин чын күңелдән ышанам, халыкара партнерлык яңа форматларда оештырылган чорда, без Төркия белән Татарстан арасында гамәлдәге тарихи, мәдәни һәм тугандаш элемтәләр белән икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне тирәнәйтәчәкбез һәм бу максатка ирешәчәкбез», – диде ул.

«Татарстан географик яктан уңайлы урнашуы, бай табигать ресурслары, квалификацияле эшче көче, үсеш алган сәнәгате белән Россиянең икътисади мөһим төбәкләренең берсе булып тора. Төркия капиталының Татарстанда барлык чит ил инвестицияләренең дүрттән бер өлешен тәшкил итеп, беренче урында торуы — ул горурлык өчен аерым сәбәп. Һичшиксез, Төркия инвестицияләре күләме 3 млрд долларга якынайсын өчен Президент Рөстәм Миңнеханов әфәнде зур өлеш кертте. Ул Татарстанның ислам дөньясы һәм Төркия белән икътисади багланышларын киңәйтү өчен зур көч куйды», - диде Ибраһим Буркай.

Моннан тыш, Буркай белдергәнчә, Төркия алдында торган бурычлар арасында Россия белән сәүдә әйләнешен елына 100 млрд долларга кадәр үстерү бар һәм «Татарстан бу мәсьәләдә стратегик урын алып тора».

«Анадолу» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100