Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең Мимар Синан университеты Надир Дәүләтне искә алды
«Вафатына бер ел тулганда Надир Дәүләтне искә алу җыены» дигән очрашуда төрки дөньяның танылган галимнәре чыгыш ясады.
Татар-төрек галиме Надир Дәүләтнең үлеменә бер ел тулу уңаеннан Төркиянең Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты искә алу җыены үткәрде. Аны Ататөрек принциплары һәм инкыйлаб тарихы тикшеренү үзәге мөдире, галим Исмәгыйль Түркоглу оештырды.
«Вафатына бер ел тулганда Надир Дәүләтне искә алу җыены» дип аталган очрашуда Татарстан Фәннәр академиясе, Төркиянең Анкара, Билкәнт, Әгәй, Мимар Синан, Казахстанның Н.Назарбаев исемендәге югары уку йортлары галимнәре, Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге (ИРСИКА) хезмәткәрләре, мәрхүмнең хатыны һәм төрки дөньяны өйрәнүче галимнәр, студентлар катнашты.
Microsoft Teams платформасы аша онлайн үткән җыенда Надир Дәүләтнең фәнни эшчәнлеге, максат-омтылышлары, уңышлары, холык үзенчәлекләре, башкарган эшләренең нәтиҗәләре, төрки дөньяда тоткан урыны турында сүз барды.
Чарада Төркиянең мәшһүр тарихчы галиме Хакан Кырымлы, теология галиме Ибраһим Мараш, филология галиме Мостафа Өнәр, Надир Дәүләтнең элеккеге шәкертләре – танылган тарих галимнәре Исмәгыйл Түркоглу, Нәсрин Сарыәхмәтоглу, Арзу Кылынч, АКШта туып-үскән милләттәшебез, тарих галиме Юлай Шамилоглу, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев, ИРСИКА китапханәсе мөдире Нәслихан Сандал һәм Бәрил Дәүләт чыгыш ясадылар.
Надир Дәүләтнең элеккеге студенты буларак профессор Нәсрин Сарыәхмәтоглу остазының фәнни принциплары, алдан күрүчәнлеге турында сөйләде. Төркия университетларында укыр өчен төрки җөмһуриятләрдән килгән студентларның проблемалары белән кызыксынуын, аларның төрки дөньяның киләчәге булуын дәүләте җитәкчеләренә һәр форсатта искәртеп торуын җиткерде.
Юлай Шамилоглу Надир Дәүләт белән 11 яшьлек вакытында танышуын, аның белән очрашудан һәрвакыт зур канәгатьлек кичерүен, башта аны гаилә әгъзасы итеп күрүен, алдагы елларда һәм милләттәш, һәм мәсләктәш буларак бер максатка хезмәт итүче ике галим булып китүләре турында сөйләде.
«Надир Дәүләт тимер пәрдәләр ачылган елларда Татарстандагыларга татар тарихының алар аңлаган кебек булмавын әйтүче кешеләрнең беренчесе булды. Ул - самими, актив, күп телләр белүче, киң карашлы шәхес, һәрвакыт хөрлеккә һәм сүз ирегенә әһәмият бирде. Аны космополит татар дип бәялим», - дип чыгыш ясады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз