news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Мәрмәрә университетында татар шагыйре Ләбиб Каран турында диссертация якланды

Истанбулдагы Мәрмәрә университетында Төркия татарларының танылган табибы, «Сөембикә» татар җәмгыятен оештыручы, шагыйрь Ләбиб Каранның эшчәнлеге турында диссертация якланды. Бу хакта тарих галиме, профессор Әхмәт Канлыдәрә хәбәр итә.

Фәнни хезмәт «Татар зыялыларыннан Ләбиб Каран (1887-1964): тормышы, эшчәнлеге һәм фикерләре» дип атала. Аны Мәрмәрә университеты Төрки дөнья тикшеренүләре институты тарих бүлеге аспиранты Җан Караманоглу язган. Фәнни җитәкчесе – әлеге уку йортының гомуми төрек тарихы кафедрасы җитәкчесе Әхмәт Канлыдәрә.

Җан Караманоглу Ләбиб Каранны бөтен гомерен, тырышлыгын татарлыкны яклауга һәм саклауга багышлаган зыялы шәхес итеп күрсәткән. Аның татарларны «мөселман», «монгол», «төрек» дип атауларына каршы чыгуын, Шиһабетдин Мәрҗани фикерләренә өстенлек бирүен, «Татар төркиләре» дигән сүзтезмәне кулланучы шәхесләрне тәнкыйть итүен фәнни кысаларда яктырткан.

Төрек галиме Ләбиб Каранның 77 еллык гомер юлын тикшергән, бүгенгәчә билгеге булмаган мәгълүматларга ирешеп, аның биографиясен тулыландырган. Ул Ләбиб Каранның Хөсәения, Мөхәммәдия мәдрәсәләрендә укуын, белем алуын Петербургта дәвам итүен, гарәп, фарсы, рус, төрек телләрен яхшы белүен ассызыклагын. Төркиядә тире авырулары табибы булып танылуын, кайларда эшләвен язган.

Фәнни хезмәттә Ләбиб Каранның җәмәгать эшлеклесе буларак эшчәнлеге тикшерелгән, Төркиядәге «Төрек йорты» һәм Берлинда Гаяз Исхакый чыгарган «Яңа милли юл» вакытлы матбугатларына язган милли эчтәлекле мәкаләләре анализланган. Ләбиб Каран үзе язып нәшер иткән «Татарларның төпчыгышы», «Шиһабетдин Мәрҗани: тормышы һәм әсәрләре», «Казан һәм икътисади төбәкләр», «Илсөючелек һәм үзеңне фида итүчелек», «»Сөембикә хан һәм аның тормышы» кебек уннан артык китабына фәнни бәяләмә бирелгән.

Галим Ләбиб Каранның табиб буларак каләмгә алган һәм Төркия газеталарында басылган саулык белән бәйле мәкаләләренә дә ирешкән. Милләттәшебезнең «Яшь вакытымның җырлары», «Төшенчәмнең җырлары», «Сөмсеремнең җырлары» кебек шигырь җыентыклары да фәнни хезмәтнең бер өлешен тәшкил итә.

Галим Ләбиб Каранның гарәп имлясы белән язган әсәрләрен латиницага күчергән. Татарча язылганы оригинал рәвештә диссертациядә урын алган, алар төрекчәгә тәрҗемә ителгән. Ләбиб Каранны фәнни нигездә өйрәнергә кирәклеген Җан Краманоглуга танылган татар-төрек галиме Надир Дәүләтнең шәкерте, тарих фәннәре профессоры Әхмәт Канлыдәрә киңәш иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100