news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Мәрмәрә уку йортында галим Ильяс Камалов татарлар турында сөйләде

Төркиянең Мәрмәрә уку йортында галим Ильяс Камалов татарлар турында сөйләде
Фото: Рушания Алтай

Истанбулның Мәрмәрә университетында милләттәшебез, татар-төрек тарих галиме Ильяс Камалов Исмәгыйл Гаспралы истәлегенә багышланган иҗтимагый-мәдәни чарада «Дөнья тарихында татарлар» дигән темага чыгыш ясады.

Профессор Ильяс Камалов татарларның ерак тарихы белән таныштырды, Алтын Урда дәүләте чоры, татар ханлыклары, бүгенге татар халкы Һәм Татарстан хакында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Мәрмәрә университеты Кеше һәм социология факультеты тарафыннан оештырылган чарада әлеге уку йортының «Мәрмәрәлеләр» музыка төркеме «Төрки дөнья җырлары: Кырым һәм Татарстан» дип аталган программа белән чыгыш ясады. Сәхнәдән кырым һәм Идел буе татарларының борынгы һәм заманча җырлары яңгырады.

Төркиядәге кырым татарларының күренекле вәкиле, музыка белгече, галим Зәкәрия Башарслан кайбер җырларның барлыкка килү тарихлары хакында мәгълүмат бирде, җырлар арасында кырым татарларының газаплы язмышлары турында сөйләде. «Мәрмәрәлеләр» төркеме җитәкчесе Әрҗан Мәртоглу Кырым һәм кырым татарларына багышлап язган шигырен тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100