news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Корыһөек авылында Сабан туе узды

Төркиянең Корыһөек авылында Сабан туе узды

4 июньдә Төркиянең иң танылган авылларының берсе – Корыһөектә (Османие) Сабан туе бәйрәме уздырылды. Сабан туе Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте тарафыннан Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге, шулай ук Корыһөек җирлек җитәкчесе, Чифтәләр районы башлыгы, авылда яшәүчеләр ярдәме белән оештырылды.

Милли бәйрәмгә Төркиянең төрле шәһәрләреннән һәм татар авылларыннан йөзләрчә кунак килде. Төркиянең Бөгредәлек, Ике Пынар, Әфәнде күпере, Гөрсү авылларында туып-үскән милләттәшләребез, Истанбул, Анкара, Измер, Конья, Кутаһия, Анталья, Трабзон, Самсун кебек шәһәрләрдә яшәүче татарлар, башкортлар, кырым-ногай татарлары җыелды. Вәкиллек тарафыннан авылга сабан туена кайтырга теләүчеләр өчен Истанбулдан, Антальядан, Анкарадан, Искешәһәрдән, Измердан махсус автобуслар килү оештырылды.

Сабан туе бәйрәме авылның 2000 нче елларда Төркия татарлары җыелышып, акча туплап утырткан, бүгенге көндә инде "татар урманы" дип аталган агачлыкта узды.

Милли бәйрәм Корыһөек авылында туып-үскән имам Хәйруллаһ Акалайның татарча дога әйтүе белән башланып китте. Һәркем аңа кушылып әби-бабалары рухына дога кылды.

Бәйрәмгә килүчеләрне Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесе Айрат Гатауллин, Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте җитәкчесе Видат Догу, төрле шәһәрләрдән килгән татарлар сәламләде.

Аннары сәхнәгә Казаннан килгән җырчылар Алинә, Азат Кәримовлар, баянчы Илнур Ганиев һәм биючеләр күтәрелде. Җыр-бию, уеннар белән дәвам иткән бәйрәмне Венера Аитова һәм Әнәс Догу алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100