Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиянең Корыһөек авылы Сабан туенда татар хатын-кызларының кул эшләре тәкъдим ителгән

Төркиядәге татар авылларыннан берсе – Корыһөектә (Османия) Сабан туе бәйрәме уздырылды. Сабан туе Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте тарафыннан Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге, шулай ук Корыһөек җирлек җитәкчесе, Чифтәләр районы башлыгы, авылда яшәүчеләр ярдәме белән оештырылды.
«Бәйрәмне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша белән Искешәһәрдә туып үскән Әнәс Догу алып барды. Фәнис Җиһанша Татарстаннан җибәрелгән рәсми хатны укыды, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде. Шулай ук «Сәйдәш» бию ансамбле артистлары, җырчылар Марат Галимов, Линара Батталова чыгыш ясады», – диде «Татар-информ»га Төркиядә яшәп, иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Бәйрәм барышында килгән кунаклар арасында бүләк җыю йоласы үткәрелгән. «Татар апалары исә, Корыһөек Сабан туе традициясенә әверелгән милли ашлар бәйгесендә катнашты. Быел унөч төрле ризык тәкъдим ителде: шулпалы пәрәмәч, пилмән, гөбәдия, чәкчәк, кош теле һ.б», – диде ул.
«Авылдагы Сабан туена кайтырга теләүчеләр өчен Искешәһәрдән махсус ике автобус җибәрелгән. Истанбул, Анкара, Измир, Конья, Кутаһия, Анталья кебек шәһәрләрдә яшәүче татарлар, башкортлар һәм башка милләт вәкилләре үз транспортлары белән килде. Быел бәйрәмгә Бөгредәлек татар авылыннан аеруча күп булып килгәннәр иде. Татар авыллары арасындагы элемтәләрнең шулай дәвам итүе бик матур күренеш», – диде журналист.
Аның әйтүенчә, башка еллардан аермалы буларак, быел Сабантуйга татар апаларының, кызларының күпләп кул эшләре әйберләре, милли төсмердәге сувенирлар ясап алып чыгуы да күзгә ташланган. «Казанда үтә торган «Печән базары»н хәтерләттеләр», – диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз