news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең көнчыгышында 4,2 магнитудалы җир тетрәү булган

Төркиянең көнчыгышындагы Малатья провинциясендә 4,2 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Төркиянең табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү (AFAD) идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствоның Twitter социаль челтәрендәге хәбәреннән күренгәнчә, җир асты селкенүләре җирле вакыт белән 17.43 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән туры килә) Доганшехир районында теркәлгән.

Җир тетрәү үзәге 7,05 километр тирәнлектә урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot