news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Казандагы консуллыгы җир тетрәүдә һәлак булучылар рухына багышлап ифтар үткәрде

Төркиянең Казандагы консуллыгы җир тетрәүдә һәлак булучылар рухына багышлап ифтар үткәрде
Салават Камалетдинов

Төркия Республикасының Казандагы генераль консуллыгы «Туган авылым» комплексы белән берлектә быел беренче тапкыр ифтар оештырды. Ифтар Төркиядә җир тетрәүдә һәлак булучылар рухына багышланды.

Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан ватандашларына һәм туган иленә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде һәм ифтар кичәсендә барлык мөселманнар белән дога кылачагын әйтте.

«50 меңләп ватандашыбыз һәлак булды. Бик күп илләрдән, шул исәптән, Татарстан Республикасыннан да ярдәм булды. Россиядән барлыгы 400 тоннан артык гуманитар ярдәм җыелды, шуның йөз тоннасы Татарстан Консуллыгында җыелды. Бу дөньяда иң зур бәла-казаларның берсе. Рамазан аенда кылган догаларыгызда һәлак булган ватандашларыбызның исемен телгә алсагыз иде, алар догага мохтаҗ», - диде Исмет Эрикан ифтар кичәсендә.

«Туган авылым» комплексы учредителе Радик Абдрахманов Рамазанны ел саен көтеп алуын, ифтарларда күбрәк кешене ашатырга тырышуларын әйтте. «Тиздән республикакүләм ифтар була, шуңа әзерләнәбез. Бер өстәл артына Президентны да, гади кешене дә утыртабыз. Ифтар - барлык халыкны берләштерә», - диде ул. Исмет Эрикан Радик Абдрахмановка Рәхмәт хатын тапшырды.

Казахстанның Татарстандагы консулы Ерлан Исхаков әйтүенчә, ифтар республикада яшәүче халыклар өчен мөһим вакыйга. «Ураза сынауларны кичәргә мөмкинлек бирә. Барлык мөселманнарны Рамазан ае белән котлыйсым килә. Төркиядә җир тетрәп, бәла-каза булганнан соң Казахстан да читтә калмады, ярдәм күрсәтте», - диде ул.

«Аллаһы Тәгалә: «Ураза тотыгыз дип фарыз кылдым. Җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла», - дип әйтә. Барыбызга да ураза тотарга насыйп булсын, Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Республикакүләм ифтарга әзерләнәбез, озакламый чакырулар таратыла башлый», - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков ифтарга башка конфессия вәкилләре дә килгәнен искәртте. «Бу ифтар республиканың бергә, бердәм булып авыз ачуны, киләчәктә бер беребезне аңлашып яшәү өчен оештырыла. Хәерле, бәрәкәтле ай булсын иде», - диде ул.

Шиһабетдин Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Рамазан аенда әти-әни, туганнарга авыр сүз әйтелгән булса, алардан гафу үтенергә киңәш итте. «Ялган, гайбәт сүзләрдән сакланыйк. Туганнар белән күрешеп торыйк, алардан ризалык алыйк», - диде ул.

«Ураза минем өчен. Әҗерен дә мин бирәм», - ди Аллаһы Тәгалә. Ураза адәм баласын җәннәткә алып керә. Уразаның бер генә шарты бар - ният кылу. Ураза тоту күңелләрне чистарта һәм Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Моны аңлаган, тойган кеше - бәхетле кеше», - диде «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев илгә тынычлык, иминлек теләде. «Һәр ярдәм савап булып кире әйләнеп кайта. Мохтаҗларга ярдәм итү мөһим», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100