news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан: «Мөһаҗирләр» фильмын төшерергә вакыт

Миләүшә Айтуганова Төркия һәм Татарстан ягыннан да кызыксыну булган очракта «Мөһаҗирләр» фильмы төшерелү мөмкинлеген әйтә.

Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан: «Мөһаҗирләр» фильмын төшерергә вакыт
Рамил Гали

Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан «Мөһаҗирләр» фильмын төшерү вакыты җиткәнлеген әйтте. Ул кинорежиссерларны бу юнәлештә эшләргә чакыра

«Бу фильмны төшерү турыңда фикер оешып килә. Без Миләүшә ханым белән гел сөйләшәбез. Тема ике як өчен дә кызык. Мәдәният министрының бу фикер белән кызыксынганлыгын беләбез», - диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Исмет бәй.

«Әмма уртак фильм төшерү җиңел эш түгел - аңлыйсыздыр. Без фикернең формалашып бетү ноктасына килеп җиттек. Миңа калса, ике як та кем беренче адымны эшләр икән дип көтеп тора шикелле», - диде ул.

Исмәт бәй бу адымны ясар өчен күп вакыт калмаганлыгын ассызыклады. Ул аны тулы метражлы фильм итеп күзаллый. Ул аның бары тик фестивальләрне күздә тотмыйча, киң аудиторягә дөнья кинотеатрларында күрсәтелүен тели.

«Мин шушы матбугат конференциясе аша кинорежиссерларны бу проектка игътибар итәргә чакырам. Хәрәкәтләнергә кирәк», дип фикерләрен йомгаклады генераль консул.

«Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова Үзбәкстан һәм Казахстан белән уртак фильм булуын, Төркия белән дә уртак фильм ясар вакыт җиткәнлеген әйтте.

«Без әзер. Әлбәттә, бу, Исмәт бәй әйткәнчә, авыр эш. Аңа бик күп акча кирәк. Аны 5-6 миллион сумга төшереп булмый. Ике яктан да финанс ярдәме булган очракта гына «Мөһаҗирләр» дөнья күрә алачак», - диде Миләүшә Айтуганова.

  • Татарстан белән Төркиянең уртак проекты буларак Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре буенча фильм төшерү идеясе күптән бара. Аның киносценарийлары да эшләнүе турында язылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100