news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан вәкаләтләрен тапшырырга җыенуын әйтте

Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан Татарстан башкаласында үз эшен тәмамларга җыенуын игълан итте. Аның тәкъдиме белән бүген заманча сәнгать галереясендә яшь төрек рәссамы Рәшит Алтунның «Яңадан» дигән күргәзмәсе ачылды.

«Бу – мин Казанда бу вазифада оештырган соңгы күргәзмә. Минем вәкаләтләремнең вакыты тәмамлана, сентябрь башында мин туган илемә кайтам. Миннән соң килгән хезмәттәшләрем дә сезнең өчен шундый матур чаралар үткәрер дип ышанам, һәм сез яңа консулга һәм яңа командага миңа күрсәткән кебек ярдәм күрсәтерсез дип өметләнәм», – диде дипломат.

Төркиянең Казандагы Генераль Консулы Исмәт Эрикан тәкъдиме һәм катнашуы белән Казанда элек тә төрек рәссамнарының берничә күргәзмәсе оештырылган иде инде.

Исмәт Эрикан Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасына 2019 елның көзендә билгеләнде. Аның 2022 ел ахырында биргән интервьюсын «Татар-информ» сайтында укып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100