news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы төрек халкының иртәнге ашлары белән таныштырды

«Госманлы империясендә XV-XVII гасырларда иртәнге ашны төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кулланып әзерләгәннәр. Шулай ук долма, долма, бёрек, кайнатма кебек ризыклар, десертлар кертелгән булган», - диде Исмет Эрикан.

Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы төрек халкының иртәнге ашлары белән таныштырды
Владимир Васильев

Төркиянең Казандагы Баш консулы Исмет Эрикан Халыкара иртәнге ашлар көне уңаеннан төрек халкының иртәнге ашларын тәкъдим итте.

«Төрек культурасында иртәнге аш мөһим урын алып тора. Ул июньнең беренче якшәмбесендә Халыкара иртәнге ашлар көне буларак билгеләп үтелә. Төрек телендә «иртәнге аш» (kahvaltı) сүзе «каһвә» һәм «алты» сүзләреннән тора. Иртән торуга каһвәне «коры көе» эчмәс өчен, без баштан тукланып алабыз. Сүзнең мәгънәсен каһвәгә кадәр ашалган азык дип аңлап була», - диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, XI – XIII гасырларда төрекләр иртәнге аш өчен ит, ит продуктлары, сөт, сөт продуктлары, йомырка кулланган. «Госманлы империясендә XV-XVII гасырларда иртәнге ашны төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кулланып әзерләгәннәр. Шулай ук долма, долма, бёрек, кайнатма кебек ризыклар, десертлар кертелгән булган. 1554 елда Төркиядә беренче кафелар ачыла, иртәнге аш өчен каралган ризыклар да арта», - диде консул.

«XVIII гасырда Госманлы кухнясында помидор, кукуруз, яшел һәм кызыл борыч үз урынын ала. 1850 елдан Европа сервировкасы кертелә. 1900 елларда күпләп ресторан, кафелар ачылды. Анда төрле соус крем, пирог, печенье кебек ризыклар өстәлә. Төркиянең кайбер төбәкләрендә иртәнге аш бер-берсеннән аерыла», - дип аңлатты ул.

Исмет Эрикан төрек кухнясының бай булуын әйтте. «Кайбер төбәкләрдә иртәнге ашка шулпа, котлет тәкъдим ителә. 2012 елда Төркиянең Ван шәһәрендә бик зур өстәл табыны әзерләнгән иде. Әлеге иртәнге ашта 52 меңгә якын кеше катнашты һәм ул Гиннесс рекорды китабында теркәлде», - дип искәртте ул.

Үзбәкстанның Казандагы Баш консулы Фариддин Насриев әйтүенчә, консуллык төркеменең милли ашларны тәкъдим итү көнен оештыру традициягә әйләнгән. «Мондый чаралар төрки халыкларны якынайта. Шулай ук башка илләрнең мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек туа. Киләсе атнада без үзбәк халкы ашларын тәкъдим итәчәкбез. Пылауны үзем пешерәчәкмен», - диде ул.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов узган атнада гына Яшьләр дипломатиясе академиясендә яшьләр белән бергә консулларны өчпочмакны пешерергә өйрәтүләре турында билгеләп үтте.

Бүген төрек иртәнге ашында йомырка тәбәсе, сыр, май, зәйтүн, казылык, помидор, кыяр, симит, чәй, каһвә тәкъдим иттеләр.

Иртәнге ашта шулай ук Казан федераль университеты проректоры Тимерхан Алишев, Казахстан, Венгриянең Баш консуллары, Иранның Казандагы вәкиллеге кешесе, Казахстаннан килгән кунаклар бар иде.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100