Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең Казандагы баш консулы: Төрекчә каһвә эчү – безнең мәдәниятнең аерылгысыз өлеше
Төркия Республикасының Казандагы Баш консуллыгында Бөтендөнья төрекчә каһвә эчү көненә багышланган тантаналы кичә булды. Кунакларны Баш консул Угур Йылмаз сәламләде. Ул каһвә белән бәйле традицияләр турында сөйләде, аны әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.
«Кунакларга безнең традицион эчемлекнең әһәмияте турында сөйләргә җыелдык. Төрекчә каһвә эчү – безнең мәдәниятнең аерылгысыз өлеше, аның 500 елдан артык тарихы бар. Төрекчә каһвә әзерләү һәм аны кунакларга тәкъдим итү культурасы ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертелде. Каһвә үзенчәлекле тәме, күбеге белән аерылып тора», – диде Угур Йылмаз.
Аның сүзләренчә, каһвә төрекләр тормышында мөһим роль уйный. Аның турында җырлар язалар, ул яучылау, кунакларны кабул итү һәм башка традицияләрнең алыштыргысыз өлешенә әверелгән.
Кунаклар арасында Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина да бар иде, ул кичәне «Өмет йолдызы» җыры белән башлап җибәрде. Аннан соң җырчы һәм танылган композитор Эльмир Низамов өчен беренче чынаяк каһвәне Баш консул әзерләде, әзерләү барышында каһвәне пешерү ысулы турында тәфсилләп аңлатып сөйләде.
«Баштан салкын суны туркага салалар, ике бал кашыгы ваклап тарттырылган каһвә өстиләр, болгаталар һәм яхшы җылытылган ком өстенә куялар. Бу вакытта каһвәнең әзер булганын биш-җиде минут көтәргә кирәк. Баштан күбеген җыеп, чашкага салабыз, аннары пешкән каһвәне өстибез. Шикәрле, ярым шикәрле һәм шикәрсез каһвә ясап була», –дип аңлатты Угур Йылмаз. Кичәдә катнашкан һәр кеше үзе каһвә пешереп карый алды.
Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе идарә рәисе Зөфәр Гаязов фикеренчә, Татарстан белән Төркия арасында гастрономия элемтәләре инде күп еллар дәвам итә, төрекчә каһвә республика халкы арасында шактый популяр.
«Татарстанлылар арасында төрекчә каһвәгә ихтыяҗ зур. Әле 40 ел элек, бер ресторанның директоры булып эшләгәндә, без каһвә әзерләүнең мондый ысулын бик еш куллана идек. Металл тартмага заказ биреп, электр тенты куеп һәм ком сала идек. Кунакларга бик ошый иде. Хәзер инде төрекчә каһвәне Казанның бик күп туклану нокталарында очратып була», – диде ул.
Аның сүзләренчә, аш-су өлкәсендә Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек яхшы үсеш алган. «Әйтик, ике ел элек Төркия белгечләре «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2024» форумына килгән иде, анда аш-су осталары турниры узды, соңыннан татарстанлылар да Истанбулга барган иде», – диде Зөфәр Гаязов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз