news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең җир тетрәүләр булган төбәгенә чит илләрдән өстәмә ярдәм төркемнәре килә

Төркиянең көньяк-көнчыгыш төбәгендәге афәт районнарына төрле илләрдән өстәмә ярдәм килү дәвам итә. Бүген Россия Федерациясе хөкүмәте 150 кешелек коткару төркеме һәм 11 табиб җибәрәчәген ачыклады, тагын өстәп 40 табиб җибәрәчәген белдерде. Бу хакта Төркия телевидение каналлары хәбәр итә.

АКШ дәүләт җитәкчелеге Төркиядә җир тетрәүдә зыян күрүчеләрне коткару һәм ярдәм итү өчен кирәкле җиһазлар төялгән Георгий Буш исемендәге диңгез лайнерын юлга чыгарганын хәбәр итте. Лайнер Мерсин портына киләчәк, диелә телевидение хәбәрләрендә.

Испания дәүләте дә хәрбиләрдән торган коткару төркеме һәм кирәкле җиһазлар төялгән дүрт корабын Төркиягә җибәрүен белдерде. Корабларда вертолетлар өчен очып китү һәм төшү мәйданнары булуын, алар ярдәмендә  яраланган кешеләрне хастаханәләргә ташыячакларын әйттеләр.

Европа Берлегенең 21 иленнән дә өстәмә ярдәм киләчәге белдерелде. Алардан 11 ярдәм төркеме Төркиягә килеп җиткән, һәлакәт зонасында эшли башлаулары хәбәр ителә.

Тайван, Малайзия, Грузия, Көньяк Корея, Англия, Швейцария, Һиндстан, Мисыр, Мексика, Яңа Зеландия, Кытай, Австралия, Италия, Молдовия, Хорватия, Косова, Польша, Ливан кебек илләрдән дә коткару төркемнәре килүе билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100