news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең җир тетрәү зонасындагы яралылар башка шәһәрләргә күчерелә

Төркиянең көньяк-көнчыгыш төбәгендәге җир тетрәүдән зарар күргән кешеләрне хәрби очкычлар белән төрле шәһәрләргә озата башладылар. 424 кеше Истанбул хастаханәләренә дәвалануга алынган. 351 кеше Анкарадагы алты хастаханәдә дәвалана, дип хәбәр итә Төркиянең «NTV» хәбәр телевидение каналы.

Хәле бик начар булган кайбер яралылар Анталия һәм Гирәсун шәһәреләренә җибәрелгән. Дүрт сабый Истанбулның «Чапа» хастаханәсе реанимация бүлегендә дәвалана.

Соңгы мәгълүматлар буенча, җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучыларның саны - 14 351, яраланучы, имгәнүчеләрнең саны 63 мең 794кә җиткән.

Транспорт һәм инфраструктура министры Адил Караисмаилоглу афәт зонасыннан башка шәһәрләргә китүчеләргә Төркия һава юллары һәм «Пегасус» һава юлларының очкычларына түләүсез утырырга мөмкин булуын белдерде.

Афәт төбәгендә 7,7 һәм 7,6 магнитудалы сейсмик тибрәнештән соң дүрт көн эчендә көче алты баллдан артык булган 117 җир тетрәү теркәлгән. Төбәктәге афтершок тетрәүләрнең саны биш йөздән артып китте, ди белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100