news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең Фетхие шәһәрендә Россия туристлары утырган автобус әйләнеп капланган

Төркиянең көньяк-көнбатышындагы Фетхие шәһәрендә Санкт-Петербург туристлары утырган автобус әйләнеп капланган.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, йөртүче идарәсен югалткан, аннары берничә тапкыр әйләнеп капланган. Артта утырган пассажирлар барысыннан да күбрәк зыян күргән.

Автобуста 14 кеше булган. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган пассажирларның барысы да аэропортка әйләнеп кайткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot