news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең Анталия шәһәр театрында татар телендә «Тарлан» фильмын күрсәттеләр

Төркиянең Анталия шәһәр театрында татар телендә «Тарлан» фильмын күрсәттеләр
Оештыручылар фотосы

Кичә кич Төркиянең Анталия шәһәрендә татарлары татар телендә төшерелгән «Тарлан» фильмын бергәләп карарга җыелды. Чара кунаклары арасында шулай ук Анталия төрки телле халыклары – Казахстан, Уйгур, Ахыска төрекләре, «Бөек Азия» ассоциацияләре җитәкчеләре, шәһәрнең православие җәмгыяте һәм Россиянең Анталиядәге генераль консуллыгы вәкилләре бар иде, дип яза «Татар-информ».

«Без үзенчәлекле фильм карарга җыелдык, - диде картина күрсәтелер алдыннан «Анталиядә Татарстан мәдәнияте ассоциациясе» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова. - Бу Казахстан белән Татарстанның уртак проекты. Безнең кинематографистлар берләште һәм татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов хикәясе буенча «Тарлан» кинокартинасын төшерде».

Исегезгә төшерик, Юлия Захарованың «Тарлан» (2021) фильмы – Россия белән Казахстанның уртак проекты. Ул Казахстан территориясендә казах актерлары катнашында төшерелгән. Төп геройның – яшүсмернең әнисе ролен Татарстан актрисасы Алсу Абульханова уйнады. Фильм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелде.

Тамашачылар (алар 50дән артык булган) таныш йөзләрне күрер, соңгы вакыйгалар турында фикер алышыр, туган телдә сөйләшер өчен фильм башлану вакыты җиткәнче үк алдан җыелган. Кино карарга 17 һәм 12 яшьлек ике баласы белән килгән Эльмира инде тугыз ел Анталиядә яши.

«Балаларны татар диаспорасы үткәрә торган чаралар аша татар мәдәниятенә җәлеп итәм, - диде ул. - Җәен Россиягә әби белән бабай янына каникулга кайтабыз, ә калган вакытта диаспора үткәргән чараларда туган телдә аралашабыз. Бу татар халкының бердәмлеген тою мөмкинлеге бирә».

Фильмнан соң Рус телле православие динен тотучылар җәмгыяте вәкиле Мария чыгыш ясады. «Безне уртак кыйммәтләр берләштерә. Без сезнең фильмнар күрсәтү уздыру тәҗрибәгезне үзләштерергә телибез. Ватандашларыбызга иң беренче чиратта «Тарлан» фильмын күрсәтәчәкбез», - диде ул.

Уйгур ассоциациясе президенты Ирмөхәммәт Тохтиев, Ахыска төрекләре ассоциациясе президенты Рәмиз Атахан, Төркия эшлекле кешеләре Казахстан ассоциациясе җитәкчесе Динарамона Кулаш, «Бөек Азия» ассоциациясе президенты Рөстәм Базаров шулай ук фильмны караганнан соң тәэсирләре һәм рәхмәт сүзләре белән уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot