Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Анталиядә яшәүче Гөлназ Җиһангирова: Татар китапханәсе шәһәр үзәгендә булуын теләгән идем
Китапханә ачылышы махсус «Йөрек-төрекмән» төрки халыклар халыкара фестиваленә туры китерелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Төркиянең Анталия шәһәре мэриясе бинасында, Анталия тарихын өйрәнү үзәгендә татар китапханәсе ачылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Анталиядә яшәүче музыка белгече, «Татарстан» мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова әйтте.
«Татар халкының мирасы булып сакланган китапларның мин баштан ук шәһәр үзәгендә, бөтен кеше куллана алырлык уңайлы, матур җирдә булуын теләгән идем. Һәр китап уку залында укылачак, нәкъ шул бинада әдәби-музыкаль очрашулар үткәреләчәк», - диде әңгәмәдәш.
Китапханә ачылышында Татарстан Республикасыннан делегацияне җитәкләп килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Анталия мэры урынбасары Дурмуш Али Арслан, Анталиядә яшәүче милләттәшләребез һәм башка кунаклар катнашкан.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан
Ул китапханә ачылышы махсус «Йөрек-төрекмән» төрки халыклар халыкара фестиваленә туры китерелгәнен искәртте. 13-15 сентябрьдә узган бу фестивальдә татарлар да үз осталыкларын, сәнгать үрнәкләрен, милли ризыкларын күрсәткән.
«Китапханә өчен шәхсән мин өйдәге китапларым арасыннан иң затлыларын сайладым, «Татарстан» мәдәният җәмгыяте әгъзалары да шул ук изге нияттә. Әлбәттә, анталиялеләр генә түгел, әлеге эшкә һәрбер кеше кушыла ала», - дип сөйләгән иде Гөлназ Җиһангирова фестивальгә әзерлек эшләре белән йөргәндә.
Ул Бөтендөнья татар конгрессыннан да китапханәгә бик күп төрле эчтәлекле, кыйммәтле китаплар бүләк ителгәнен әйтте.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз