news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең Анкара шәһәрендәге урамга Шәфыйка Гаспралы исемен биргәннәр

Анкара шәһәрендәге урамга Шәфыйка Гаспралы исемен биргәннәр. Тантаналы чара 27 мартта узган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналында хәбәр итә.

Шәфыйка ханым мәшһүр мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы белән беренче татар хатын-кыз журналисты Бибизөһрә Акчуринаның кызы.

Шәфыйка Гаспралы урамы Әнкараның башкала районнарының берсе Пурсаклар районындагы Әмәк бистәсендә урнашкан.

  • Шәфыйка Гаспралы (1886-1975) 1906-1911 елларда мөслимәләре өчен «Галәме нисван» (Хатыннар галәме) журналын чыгарган, Кырымда хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче комитетлар оештыруның башында торган. Совет хакимияте урнашкач, балалары белән Төркиягә күченеп китә алган. Анда балалар йортларында хезмәт куйган. «Кызыл ярымай» җәмгыятендә эшләгән. Тәрҗемә эше белән шөгыльләнгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot