Төркиянең афәт зонасында укучы студентлар башка шәһәрләрдә белем алачак
Төркиядә җир тетрәү булган 10 провинциядәге югары уку йортларында белем алучы студентларны башка шәһәр университетларына кабул итү турында карар чыкты. Дәүләт җитәкчеләре тарафыннан афәт булган районнардагы университетларда укулар дәвам ителә алмаячагы белдерелде.
Төркия милли мәгариф министры Мәхмүт Өзәр әйтүенчә, мәктәп һәм лицей укучыларына да илнең башка төбәкләрендәге мәктәп һәм лицейларда уку мөмкинлеге бирелә.
«Афәт төбәгендәге студентлар һәм мәктәп укучыларының башка шәһәр һәм район уку йортларына күчү эшләрен «э-дәүләт» интернет порталы аша эшләячәкбез», - диде ул журналистлар белән әңгәмәсендә.
Билгеле булганча,Төркия илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоган афәт булган районнарны өч айга сузылган гадәттән тыш хәлләр зонасы дип игълан иткән иде. Анда бөтен мәгариф системасы эшчәнлеге ике атнага туктатылды.