news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең җир тетрәгән төбәгендә 78 мең 199 бина җимерек яки ярым җимерек хәлдә

Төркиянең җир тетрәгән төбәгендә 78 мең 199 бина җимерек яки ярым җимерек хәлдә. Бу хакта телевидение журналистларына Төркия әйләнә-тирә мохит, урбанизация һәм климат министры Мурат Курум әйтте.

Штаб-квартирасы Вашингтонда урнашкан Бөтендөнья банкы җир тетрәүдән каза күргән Төркиягә ярдәм йөзеннән 1,78 миллиард доллар акча бирәчәген белдерде.

Мурат Курум әйтүенчә, афәттән зарар күргән кешеләр өчен тиз арада меңнәрчә палатка корылган, тагын 25 мең палатка әзерләнә. Бик күп урында контейнер-өйләр булдырылган. 81 мең 415 кеше башка төбәкләргә җибәрелгән.

Төркия Илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоган афәт зонасындагы һәр гаиләгә 15 мең төрек лирасы һәм афәт аркасында өйсез калучыларга бер еллык торак арендасы акчасы түләнәчәген белдерде.

Төркия дәүләт җитәкчеләре кешеләрне хәрабәләр арасыннан коткару эшләренә зур игътибар бирүләрен, чит илләрдән килгән коткару төркемнәренең бик нәтиҗәле эш башкаруларын әйттеләр. Алар белдергәнчә, җир тетрәгән төбәктә 60 илдән 6 мең 810 коткаручы эшли, тагын 2 500 кешенең килүе көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100