news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең 100 еллыгына багышланган чарада татарлар турында сөйләделәр

Төркиянең 100 еллыгына багышланган чарада татарлар турында сөйләделәр
Фото: Чулпан Зариф-Четин

Төркия университетларында эшләүче татар галимнәре Чулпан Зариф-Четин һәм Рамилә Яруллина-Йылдырым Төркия җөмһүриятенең корылуына 100 ел тулу уңаеннан «Хәйдәр Алиев һәм Төркия» халыкара фәнни симпозиумында катнашып, татар әдәбияты һәм татар шәхесләре турында сөйләделәр. Бу турыда «Татар-информ»ның Төркиядәге үз хәбәрчесенә Чулпан Зариф-Четин әйтте.

Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университетында эшләүче Чулпан Зариф-Четин «Фөзулинең XIX гасыр татар поэзиясенә йогынтысы» дип исемләнгән чыгышында Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки, Утыз Имәни әсәрләрен анализлап, әлеге шагыйрьләрнең иҗатына Азәрбайҗан шагыйре Мөхәммәд Фөзулинең йогынтысы турында сөйләде.

«Фөзулиның дөньяви, фәлсәфи һәм эстетик карашларын XIX гасырда яшәгән татар шагыйрләре үз иҗатында чагылдырган. Тәэсир итү һәм типологик охшашлыклар аларның иҗтимагый гаделсезлек һәм кеше иреген чикләгән дини басым белән бәйле шигырьләрендә күренә. Ике җәмгыятьнең дә шагыйрьләре үзләренә күрсәтелмәгән кадер-хөрмәт, ялгызлык һәм сагыштан тилмерүләреннән зарланалар. Фөзулинең «Шагыйрь җаны тыныч һәм рәхәт яшәгәннән түгел, михнәт һәм газап чиккәннән шагыйрь була» гыйбарәсен татар шагыйрьләре һәм фикер ияләренең үз иткәнен күрәбез», - дип ачыклады ул.

Малатия шәһәрендәге Инөнү исемендәге университет галимәсе Рамилә Яруллина-Йылдырым «Мәдәни күтәрелеш өчен көрәшкән Максудиләр» дип аталган докладын тәкъдим итте. Ул чыгышында бертуган Һади һәм Садри Максудиләрнең татар мәгарифен, мәдәниятен үстерү юнәлешендәге хезмәтләре белән таныштырды. Аларның Исмәгыйль Гаспралы фикерләреннән илһам алып, төрки дөньяның алгарышын кайгыртучы җәдитче шәхесләр арасында иң алдынгылар булуын ассызыклады.

«Һади Максуди, мөгаллим буларак, шәкертләренең дөньяви карашларын үстерүдә зур роль уйный. Алар арасында татар төркиләренең милли уяну лидеры, милли көрәшче, тормышының шактый өлешен Төркиядә үткәрергә мәҗбүр калган Гаяз Исхакый аерым урын тота. Ул Һади Максудинең укучысы була, аннан махсус дәресләр ала, бай китапханәсеннән файдалана, Истанбулдан китергән төрек романнарын йотлыгып укый, «Тәрҗемән» газетасын күзәтеп бара. Алга таба үзе дә Казандагы атаклы мәдрәсәләрдә остазы Максуди методына таянып, җәдитчә система буенча укыта», – дип сөйләде ул.

«Хәйдәр Алиев һәм Төркия» халыкара фәнни симпозиумы Кавказ университетында, Төркия җөмһүрияте корылуга 100 ел тулуга багышлап, Азәрбайҗанның «Элгер» фән һәм мәгариф үзәгенең инициативасы белән Төркия Фән һәм мәгариф министрлыгы, Кавказ университетының хәзерге чор төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлеге, Азәрбайҗанның Төркиядәге илчелеге һәм Карстагы генераль консуллыгы, Төрек-Азәрбайҗан оешмалары федерациясе, Искешәһәр - Азәрбайҗан ассоциациясе һ.б. ярдәме белән оештырылган.

Шунысы да игътибарга лаек: татар галимәләре Чулпан Зариф-Четин һәм Рамилә Яруллина- Йылдырым әлеге симпозиумны оештыру комитеты әгъзалары.

Симпозиум Карс шәһәрендәге Пушкин ресторанында хушлашу кичәсе белән тәмамланды. Аны Азәрбайҗанның Карстагы консуллыгы галимнәр өчен махсус оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100