news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең 100 еллыгы уңаеннан тантанада Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Ринат Вәлиев катнашкан

Төркиянең 100 еллыгы уңаеннан тантанада Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Ринат Вәлиев катнашкан
Ләвәнт Булут

Анкарада Төркия Җөмһүрияте төзелүгә 100 ел тулуга багышланган кичә булган. Кичәдә «Казан» бию ансамбле, яшь җырчы, «Голос» телепроекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев чыгыш ясаган.

«Чарада чит илләрдән килгән ансамбльләр дә булды. Алар арасында: Төньяк Кипр Җөмһүрияте бию ансамбле, Тайланд балалар бию ансамбле, Россия Федерациясеннән «Любо-Мило» музыка төркеме һ.б. катнашкан. Чара Төркия башкаласы Анкараның Алтынпаркта (Altın Park) оештырылды. Төрекләр татар җырларын һәм биюләрен бик яратып алкышладылар. Меңләгән халык биюләрне һәм җырларны кызыксыну белән карады. Балалар Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм «Казан» бию ансамбле коллективы белән фотога төште», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Хаҗы Бәйрәм Вәли университеты студенты Ләвәнт Булут.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100