news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә җир тетрәү аркасында үлүчеләр саны 47975 кешегә җитте

Төркиянең көньяк-көнчыгышында җир тетрәү корбаннары 47975 кешегә кадәр артты. Бу хакта РИА Новости Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча идарә җитәкчесе Юнус Сезер сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында Кахраманмараш провинциясендә тугыз сәгать аерма белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәү булды. Җир тирбәнеше Төркиянең 11 провинциясендә һәм күрше дәүләтләрдә, шул исәптә Сириядә дә сизелде. Төркия хакимияте бу җир тетрәүне «гасыр һәлакәте» дип белдерде.

«Корбаннар саны 47975 кешегә кадәр артты», - диде Сезер.

news_right_1
news_right_2
news_bot