news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиягә юлламалар бер ел эчендә ике тапкыр диярлек кыйммәтләнгән

Төркиягә юлламаларның уртача бәясе бер ел эчендә 95-98 процентка арткан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия туроператорлар ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

Төркия федераль туроператорлары мәгълүматлары буенча, бу җәйдә россиялеләргә ил курортларында ял итү ким дигәндә 3367 еврога (198 мең сумга якын) төшә. Июль-август айларында өч кешелек гаилә өчен дә юллама бәясе шул суммага тигез.

Әгәр юлламаны хәзер сатып алып, көзен ял итәргә барсаң, бәяләр бераз арзанрак (1731 евро – 100 мең сум тирәсе) булачак.

Бәяләр артуның төп сәбәбе – авиаочышларга бәйле вазгыять. «Аларның бәясе артты, узган ел белән чагыштырганда рейсларның саны аз булуы да йогынты ясый», - ди туроператорлар.

Шул ук вакытта, агымдагы шартларда юллама сатып алырга әзер булган клиентлар күп, дип искәртә алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot