news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядәге Османия татар авылы Сабан туе бәйрәменә әзерләнә

Төркия Сабан туенда Резеда Төхвәтуллина, Ярамир Низаметдинов һәм «Сәйдәш» бию төркеме егетләре сәхнә тотачак.

Төркиядәге Османия татар авылы Сабан туе бәйрәменә әзерләнә
Төркиядәге сабан туйлары фотолары Рушания Алтай архивыннан

Төркиядә Османия татар авылы Сабан туе бәйрәменә әзерләнә. Бу хакта Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу хәбәр итә.

Османия Сабан туена Татарстаннан сәнгать әһелләре дә катнаша. Җырчылар Резеда Төхвәтуллина, Ярамир Низаметдинов һәм «Сәйдәш» бию төркеме егетләре Төркиядәге милләттәшләребез алдында сәхнә тотачак.

Быел Төркиядә сабан туе бәйрәме Искешәһәр төбәгендәге Османия авылында гына үткәрелә. Анда Истанбул, Анкара, Искешәһәр һәм Ушак шәһәрләреннән махсус автобуслар белән бару мөмкинлеге каралган. Бу мәсьәләдә Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге ярдәм итә.

«Сабан туе программасында Татарстан сәнгать әһелләре белән бергә Серай Эрдоган, Эргинч Аймәргән, Нәвзат Кармыш кебек үзебезнең авылдан чыккан үзешчәннәр дә, Казан егете Рәдиф Кашапов та сәхнә тотачак. Сабан туе кунакларын Татарстан дәүләте исеменнән Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин сәламләячәк. Җырлы-биюле программа төрле уеннар, бәйгеләр, ярышлар белән бергә үрелеп барачак», - дип сөйләде Ведат Догу «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Османиядәге Сабан туе 12 июньдә үткәрелә. Ул Искешәһәр татар җәмгыятенең инициативасы һәм тырышлыгы белән оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100