news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядәге конференциядә татар әдәбиятында хикәя жанры турында сөйләгәннәр

Төркиядәге конференциядә татар әдәбиятында хикәя жанры турында сөйләгәннәр
Фото: Алсу Шәмсутова

Төркиянең Невшеһир шәһәрендә хикәя жанрына багышланган конференциядә Төркиянең Сәлҗук университеты мөгаллиме Алсу Шәмсутова татар әдәбиятында хикәя жанры турында сөйләгән.

«Конференциядә танылган галимнәр, белгечләр катнашты. Татар әдәбиятында хикәя жанры турындагы чыгышымда бүгенге көндә әлеге жанрның торышы хакында сөйләдем. Хикәя жанрында иҗат иткән Фатих Хөсни, Әмирхан Еники әсәрләренең хәзер хикәя жанрында иҗат ителгән әсәрләрдән аермасын аңлаттым. Чагыштыру өчен, бүгенге көндәге татар хикәясен характерлый торган хикәяләрне мисал буларак китердем. Марсель Галиев, Галимҗан Гыйльманов, Фәрит Яхин, Марат Кәбиров һәм Айсылу Имамиева иҗатына тукталдым. Әлеге язучыларның хикәя жанрында үз йөзе, стиле, сурәтләү чаралары булуын әйттем», – диде Алсу Шәмсутова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул татар хикәяләрендә архетиплар, символларның күп кулланылуын искәрткән. «Бу архитеплар, символлар борынгы төрки менталитетын характерлый. Шул ук вакытта, әсәрләрдә Иран, Вавилон дәүләтләренә карый торган борынгы символлар да кулланыла. Әйтик, елан, магик реализм, метафизик реализм да бар. Айсылу Имамиева хикәяләрендә татар рухын саклап тора торган символлар кулланыла. Ул да булса – оекбаш. Хикәя оекбаш бәйләү һәм аны булачак тормыш иптәшеңә бүләк итү кебек бер күренешкә нигезләнә. Монда татар халкын, гаиләсен саклап калу кебек зур проблема күтәрелә», – диде галимә.

«Марсель Галиев үзенең хикәяләрендә татар халкының фикерләү өслүбенә туктала. Галимҗан Гыйльманов нәсерләрдән торган китабын чыгарып, бу жанрга беренчеләрдән булып кире кайтучыларның берсе булды. Чөнки нәсер формасында төрле чорларда иҗат итүчеләр булган. Марат Кәбировның хикәяләре татар кешесенең иманын, җанын, милли рухын ачып бирә. Фәрит Яхин үзенең хикәяләрен «үреп» бирә. Бүгенгедән борынгылыкка кереп китүе, борынгылыктан урта гасыр әдәбияты өслүбләренә күчеп, кире бүгенге көнгә әйләнеп кайтып, нәтиҗә ясап куюы, шулай ук, бик үзенчәлекле», – диде Алсу Шәмсутова.

Галимә әлеге биш авторның хикәя жанрында үзенчәлекле иҗат итүен билгеләп үткән. «Татар хикәя жанрының бүген дә яшәвен, аның төрле формаларда дәвам итүен, образлар белән үстерелүен күрсәттем. Моннан тыш, бүгенге көндә рус хикәя жанры торышы турында да сөйләп үттем», – диде Сәлҗук университеты мөгаллиме.

Ул әлеге конференцияне оештыручыларга рәхмәт әйтте. «Dijital-журнал һәм Gufte edebiyat басма журналы редакцияләренә, Veli Ay һәм Ayşe Ay, Невшеһир шәһәре хакимияте җитәкчеләренә, шәһәр мэры Dr. Mehmet Savran, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе İlyas Acar һәм оештыру эшләрендә катнашкан барлык кешегә рәхмәт», - диде ул.

Конференция эшчәнлегендә Төркиядә хикәя жанрында иҗат итүче Sadık Yalsucanlar, Necip Tosun, Veli Ay, Ayşe Ay, Mehmet Firat Purselim, Zafer Çarboga, Şifanur Özcelik, Esra Kahya, Arzu Özdemir кебек язучылар катнашкан.

Аның әйтүенчә, төрек язучылары хикәянең структурасы, аның башка проза жанрларыннан аермасы, хикәя жанрының көнчыгышта барлыкка килүе, хикәяне иҗат итү серләре турында сөйләгән. «Хикәя жанры беренче карашка гади кебек тоела. Чынлыкта, бу жанрда язылган әсәрләр укучыга нәтиҗәлерәк тәэсир итә. Хикәя язуның максаты – укучының дөньяны тоюына тәэсир итү, тормышның мәгънәсе, үзе турында уйланырга мәҗбүр итү», – дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100