news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган Тепреч бәйрәме булды

«Тепреч - кырым татарларының язгы кыр эшләре тәмамлануга һәм терлекләрне җәйге көтүлекләргә чыгаруга багышланган милли бәйрәме», - диде Ләвәнт Булут.

Төркиядә язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган Тепреч бәйрәме булды
Ләвәнт Булут

Анкараның Гөлбашы районы Баллыкпынар авылында кырым татарлары язны каршы алу йоласы - «Тепреч» бәйрәмен уздырган. Бәйрәмгә авыл халкы, күрше татар авыллары кешеләре, Анкара һәм Төркиянең кайбер татар авылларыннан кунаклар килгән. Барлыгы ике меңнән артык кеше катнашкан.

«Тепреч - кырым татарларының язгы кыр эшләре тәмамлануга һәм терлекләрне җәйге көтүлекләргә чыгаруга багышланган милли бәйрәме. Бәйрәмдә билбау көрәше, бала уеннары, татар ризыклары һәм кул эшләре сату да булды, күргәзмәләр эшләде. Бәйрәмдә район башлыгы кунакларны сәламәләп, чыгыш ясады», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Анкарада яшәүче Ләвәнт Булут.

Аның әйтүенчә, кырым татарлары ел саен Тепреч бәйрәмен Кырым, Румыния һәм Төркиядә уздыра. «Бәйрәм язны каршы алу, муллык-бәрәкәт, туганнар, якыннар арасында дуслык, тынычлык булсын өчен, гасырлар дәвамында оештырыла. Ул бәйрәм нәкъ татар халкының Сабантуе кебек. Тепреч бәйрәмендә кырым татарларының күңел нечкәлеге, халык мәдәниятенең байлыгы сакланган», - дип аңлатты ул.

Бәйрәмдә Анкараның «Төрек дөньясы» музыка ансамбле җырчысы Ферйал Башел Түзүн (Feryal Başel Tüzün) кырым татарлары җырларын башкарган, «Җыен» ансамбле (Cıyın Ansambli) биючеләре кырым татарлары биюләрен тәкъдим иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100