Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә яшәүче татарлар «Татарча диктант»та белемнәрен тикшергән
«Озак еллар чит илдә яшәүләренә карамастан, аларның тәкъдим ителгән диктантны югары дәрәҗәдә язулары ана телен яхшы белүен раслый», – дип билгеләп үтте Гөлназ Җиһангирова.
Төркиянең Анталия шәһәрендә актив эшчәнлек алып бара торган «Татарстан» мәдәният җәмгыяте «Татарча диктант» дөньякүләм акциясенә кушылып, 16 ноябрь көнне Төрки халыклар үзәгендә диктант уздырган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җәмгыятьнең җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте.
«Татарча диктант»та катнашкан анталиялеләр арасында төрле өлкәләрдә профессиональ рәвештә эшләп килгән милләттәшләребез: рәссамнар, музыкантлар, адвокатлар, бухгалтерлар, компьютер технологияләре белгечләре, Акдениз университетында белем алучы студентлар бар иде. Озак еллар чит илдә яшәүләренә карамастан, аларның тәкъдим ителгән диктантны югары дәрәҗәдә язулары ана телен яхшы белүен раслый», – дип билгеләп үтте Гөлназ Җиһангирова.
Фото: © Фотоларны Гөлназ Җиһангирова җибәрде
Аның фикеренчә, «Татарстан мәдәният җәмгыяте» даими оештырып, уздырып килгән милли чаралар, үз китапханәсе, үз китап уку клубы булуы Төркиядә яшәүче милләттәшләребезнең татар телен онытмауларына, тел белеме камилләшүенә зур өлеш кертә.
Гөлназ Җиһангирова әйтүенчә, Анталиядәге диктантка кадәр бер көн алдан алар Истанбулга барган. «Мин, җәмгыять әгъзалары Хәния Сафиуллина-Умут һәм Амани Гыйлманова – без, Истанбул шәһәрендә кунак буларак, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллегендә оештырылган «Татарча диктант»та катнаштык. Төркия татарларының төрле шәһәрләрдә яшәп, бер аланда җыелышып, әлеге уртак чарада катнашуы, үзара танышу, элемтәләрен ныгытуга, уртак чара-проектлар билгеләүгә тагын бер күркәм мөмкинлек тудырды», – диде әңгәмәдәш.
Фото: © Фотоларны Гөлназ Җиһангирова җибәрде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз