news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә яшәүче татар кызы Ахсен Селин сыйныфташларын татар биюләренә өйрәткән

Төркиядә яшәүче татар кызы Ахсен Селин сыйныфташларын татар биюләренә өйрәткән
Фото: Анадолу агентлыгы, Hilmi Tunahan Karakaya/AA

Төркиянең Эрзурум шәһәрендә икенче сыйныфта укучы татар кызы Ахсен Селин Бастабан, Татарстанда өч ай булып кайтканнан соң, сыйныфташларын татар биюләренә өйрәткән. Бу хакта Төркиянең Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

«Миңа 34 яшь, мин – Казаннан. Тугыз ел элек Төркиянең Эрзурум шәһәренә күчендем, кияүгә чыктым. Өч балам бар. Иң өлкәне – Ахсен Селин Бастабан. Кызыма сигез яшь, Татбикат исемендәге дәүләт мәктәбендә икенче сыйныфта укый. Татарстанда өч ай булганнан соң, сыйныфташларына татар гореф-гадәтләре, биюләре, ризыклары турында сөйләгән», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ахсен Селинның әнисе Алсу Бастабан.

Ахсен Селинның сыйныф җитәкчесе Айла Түркмән укучыларының сөйләшүләрен ишетеп алган. «Кызыксынып, шундый фикер тәкъдим итте: «23 апрель – Төркиядә Балаларны яклау көне, әйдәгез, без дә балалар көне уңаеннан балалар биюен куйыйк», - диде». Класста кызлар да кызыксынды, укытучысының теләктәшлек белдерүенә кызым бик тә шатланды. Бу хакта мәктәп җитәкчелеге белән сөйләштек. Шулай итеп, без мәктәпнең рәсми адресыннан Бөтендөнья татар конгрессына татарча хат яздык», - диде кызның әнисе.

«Линара ханым Кутеева белән элемтәгә кердек. Балалар өчен изү, калфак, билбау кебек аксессуарларны безгә җибәрделәр. Шуннан соң, хореограф Нигина Низамиева безгә үзенең укучылары белән бию хәрәкәтләрен видеога төшереп җибәрде. Видеоларны укытучыларга, әти-әниләргә җибәрдек. Дәресләр тәмам булганнан соң, Айла ханым белән укучылар бөтен хәрәкәтләрне өйрәнде, бию көенә репетиция ясадылар. Моннан тыш, биюне өйләрендә дә кабатладылар», - диде Алсу Бастабан.

Аның әйтүенчә, күлмәкләрне үзләре тектергәннәр. «Кызымның сыйныфташлары татар биюен бик ошатты. Нигина Низамиева видеоларда татарча аңлата, шуңа күрә балалар да аның артыннан кабатлап, татарча санарга өйрәнде. Барысы да бер-берсенә ярдәм итте, булып чыкмаган очракта тәнәфесләрдә видеодан карап, бергәләп өйрәнделәр. Бәйрәм көнне башка сыйныфлар да төрле уеннар уйнады, шигырьләр сөйләде, биюләр биеде, җырлар башкардылар. Анадолу агентлыгы бу бәйрәмне фото һәм видеоларга төшерде, кызлар турында хәбәр әзерләделәр», - диде ул.

«Кызыбыз Ахсен Селин белән бик горурланабыз, Татарстанга еш кайта алмасак та, ватаныбызның монда «килүе» аеруча горурландыра, дулкынландыра икән», - диде Алсу Бастабан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100