news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә яшәүче күренекле татар шәхесе Фазыл Бохаралы вафат булган

Төркиядә яшәүче күренекле татар шәхесе Фазыл Бохаралы вафат булган

Төркиянең Конья шәһәрендә яшәүче күренекле татар шәхесе, эшмәкәр Фазыл Бохаралы вафат булган. Бу хакта язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова хәбәр итте.

«Фазыл абый узган гасыр башында Себердән Төркиягә һиҗрәт кылган татарларның нәсел дәвамчысы иде. «Һиҗрәт» романы өчен материал туплаганда, ул миңа бик нык ярдәм итте. Без аның белән өйдән-өйгә йөреп, кешеләрдән әби-бабалары турында хәтирәләр тупладык», - дип искә ала Фәүзия Бәйрәмова.

Аның әйтүенчә, Фазыл Бохаралы 90-нчы елларда Себергә, Омск өлкәсенә кайтып, туганнарын эзләп тапкан. Аның Себердәге нәсел фамилиясе Шихов булган, Төркиядә аларга Каракүз фамилиясен биргәннәр, 1992 елны ул аны, рәсми рәвештә, Бохаралыга алыштыра, чөнки әби-балалары бохаралы себер татарлары була.

Фазыл Бохаралы Кония төбәгендә иң билгеле «СӘЛСӨТ» мега-заводының хуҗасы була, хатыны Рухия ханым белән биш бала үстерәләр, дүрт улы шушы сөт заводы белән идарә итә, кызлары Бибихөснә - армия генералының хатыны.

«Гаиләдә барысы да намазлы, Фазыл абый хаҗи, намаз иясе иде. Коньядә фәнни конференцияләрдә, очрашуларда, китап презентацияләрендә бергә булдык. Фазыл абыйның әдәби татарчасы да яхшы иде, Казаннан килгән китапларны да, минекеләрне дә укып барды. Фазыл абый милли рухлы иде, татарның үз дәүләте булмаганга гел янып яшәде», – дип яза Фәүзия Бәйрәмова.

Ул Фазыл Бохаралының сүзләрен китерә:

«Татарның үз бәйсез дәүләте булса, безнең бабайлар шулай каңгырып йөрер идеме? Алар ирекле баштан чыгып китмәгән бит илне ташлап! Әмма без кая барсак та, икенче бер милләт кул астында яшәргә, аңа хезмәт итәргә мәҗбүр. Булсын иде бер бәйсез татар дәүләте, барыбыз да шунда җыелыр идек, үз милләтебезгә хезмәт итәр идек...»

Бу аның соңгы сүзләре, соңгы васыяте дә булды. Шул теләк, шул хыял белән ул дөньядан китте. Бәхил бул, Фазыл абый! Җаныңны рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, рухың шат булсын!» - дигән Фәүзия Бәйрәмова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100