news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә «Яңа Төркия» академик журналы Идел-Урал төрекләре турында махсус саннар чыгарды

Төркиядә «Яңа Төркия» академик журналы Идел-Урал төрекләре турында махсус саннар чыгарды
Журналдан скриншот

Төркиядә «Яңа Төркия» («Yeni Türkiye») академик журналының 131 һәм 132 саннары «Идел-Урал төрекләренең махсус саны» буларак дөнья күргән. Ике сан 500 биттән гыйбарәт. Татар, чуваш, башкорт, ногай, кыпчак, кырым татарларына кагылышлы барлыгы 43 мәкалә тупланган.

«Мәкаләләрнең авторлары – Төркиянең фән-гыйлем өлкәсе вәкилләре. Алар арасында бүгенге көндә татар тарихы, әдәбиятына кагылышлы төрекчә язылган хезмәтләре белән мәгълүм Ильяс Камалоглу «Төрек һәм монгол тарихларында «Татар» мәсьәләсе», «Идел-Урал бүлгесендә Исламият», Чулпан Зарипова-Четин «Казан татарлары риваятьләрендә мөбәрәк затлар», Роза Корбан «Тууының 145нче елында журналист, язучы, сәясәтче Гаяз Исхакыйның көндәлекләре» дип аталган мәкаләләре белән урын алган», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Журналның кереш язмасында басманың әһәмияте турында аңлатма бирелгән.

«Журнал бүгенгә кадәр төрек тарихы, теле, мәдәнияте һәм сәнгатенә кагылышлы шактый саннар чыгарды. Тиңе юк мәдәниятебезне чыгару белән бергә, төрки дәүләтләрнең сәяси, икътисади һәм иҗтимагый-мәдәни берлеге өчен дә төрле академик эшләр башкардык. «Идел-Урал төрекләренең махсус саны»нда Идел-Урал буйларында яшәгән төрки җөмһүриятләрнең һәм төрки җәмгыятьләр мәдәнияте, тарихы, иҗтимагый төзелеше аңлатылды», – дип язылган журналда.

Шулай ук, басмада Башкортстан, Татарстан һәм Чувашия республикалары урнашкан җирләрнең төркиләр яшәгән урыннар булуы турында искәртелә.

«Бу җирләр 4нче йөзьелда яшәгән һуннар, алар артыннан күктөрек, болгар, хәзәр, пәчәнәк һәм кыпчак кебек төркиләр идарәсендә калган. «Яңа Төркия»не чыгару максаты, бары тик төрекләр, төрки җөмһүриятләр, төрки халыклар хакында мәгълүмат бирү түгел, алар арасында мөнәсәбәтләрне, элемтәләрне ныгытуга хезмәт итү дә», – диелгән «Яңа Төркия» журналында.

  • «Яңа Төркия» («Yeni Türkiye») дип аталган академик басма 1994 елдан бирле чыга, ике айга бер басыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100