news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә «XIV Халыкара студентлар очрашуы»нда Татарстан мәдәниятен танытканнар

Төркиядә «XIV Халыкара студентлар очрашуы»нда Татарстан мәдәниятен танытканнар
Фотоларны «Татар-информ» Кадрия Сойтекиноглу тәкъдим итте

Кичә Трабзонда «XIV Халыкара студентлар очрашуы» узды. Әлеге чара Карадениз техник университеты (KTÜ) һәм Карадениз халыкара студентлар берләшмәсе (Karadeniz Uluslararası Öğrenci Derneği, KULDER) хезмәттәшлегендә оештырылды.

«Чара 61 илдән килгән студентлар катнашында узды. Алар арасында Африка илләре вәкилләре белән беррәттән Якын Көнчыгыштан Гыйрак, Палестина һәм Мисыр; Кавказдан Грузия һәм Азәрбайҗан; Үзәк Азиядән Кыргызстан һәм Казахстан; Көньяк-Көнчыгыш Азиядән Индонезия һәм Таиланд вәкилләре бар иде. Программада шулай ук Татарстан да үзенең мәдәнияте белән катнашты, шул исәптән бәлеш, өчпочмак һәм кош теле кебек милли ашларын тәкъдим итте», - диде «Татар-информ»га Истанбулда яшәүче милләттәшебез, техник фәннәр кандидаты, инженер Айгөл-Зара Кәбир.

Очрашу студентлар арасында мәдәни аралашуны көчәйтүне, шулай ук Трабзон халкы белән халыкара студентлар арасында социаль һәм мәдәни бәйләнешләр булдыруны максат итеп куйган.

Аның әйтүенчә, Ататөрек мәйданында уздырылган программа кысаларында студентлар үз илләренең милли ризыкларын, киемнәрен һәм мәдәни кыйммәтләрен тәкъдим иткән стендлар оештырган. Катнашучылар төрле төбәкләрдән килгән мәдәниятләр белән якыннан танышу мөмкинлеге алган.

«Ачылыш чыгышларында университет ректоры профессор-доктор Хамдуллаһ Чувалчы (Prof. Dr. Hamdullah Çuvalcı), Трабзон миграция идарәсе җитәкчесе Мөрүввәт Сәрап Айдын (Mürüvvet Serap Aydın) һәм Халыкара студентлар берләшмәләре федерациясенең (Uluslararası Misafir Öğrenciler Dernekleri Federasyonu, UMDE) гомуми рәисе Кәмал Коджаман (Kemal Kocaman) чыгыш ясады», - диде ул.

Хамдуллаһ Чувалчы сүзләренә караганда, бүгенге көндә Төркиядә 360 меңнән артык халыкара студент белем ала, ә Карадениз техник университетында якынча 2100 чит ил студенты укый. «Аларның үз илләренә Төркиягә карата ихтирам һәм уңай хисләр белән кайтуы, шулай ук Төркияне горурланып тәкъдим итүләре көтелә. Мондый чаралар студентларның шәһәр тормышына интеграцияләнүе өчен мөһим мөмкинлек булып санала. Халыкара студентларның киләчәк дөньяны формалаштыруда әһәмиятле роль уйнаячагы фикере дә белдерелде», - диде Айгөл Зара Кәбирова.

news_right_1
news_right_2
news_bot