news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә үткәрелгән төркилек көнендә милләттәшләребез Татарстан мәдәниятен таныткан

Төркиядә үткәрелгән төркилек көнендә милләттәшләребез Татарстан мәдәниятен таныткан
Фото: «Татар-информ»га Зөлфия Вәлиева тәкъдим итте

Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә төрки дөньяны берләштерүче зур бәйрәм – төркилек көне үткәрелгән. Чарада Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм башка төрки илләр вәкилләре белән беррәттән Татарстан делегациясе дә актив катнашкан.

«Бу көн төрки халыклар вәкилләре өчен чын мәгънәсендә берләшү һәм үзара танышу урынына әйләнде. Татарстан стенды кунакларның игътибарын үзенең байлыгы һәм җылылыгы белән җәлеп итте. Күргәзмәгә куелган экспонатлар Искешәһәр шәһәрендәге Татар музее фондларыннан алынды. Кунаклар читекләрне, тальян гармунны карады, Габдулла Тукай әкиятләре геройлары белән танышты. Күргәзмәнең үзәгендә, әлбәттә, татар халкының милли сые – чәкчәк иде. Ул кунаклар арасында зур кызыксыну уятты», – диде «Татар-информ»га милләттәшебез Зөлфия Низамова.

Аның әйтүенчә, кунаклар чәкчәкне ярты сәгатьтә ашап та бетергән, хәтта рецепты белән дә кызыксынган. «Бәйрәмнең концерт программасы да күптөрлелеге белән аерылып торды. Татарстан вәкилләре сәхнәдә «Әпипә» биюен башкарды һәм Габдулла Тукай шигырьләрен укыды. Чыгышыбызны Татарстанның матур пейзажлары һәм Казан архитектурасы күрсәтелгән видеофонда «Туган як» җыры белән тәмамладык», – дип өстәде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый чаралар милләтара дуслыкны ныгытуда зур роль уйный.

«Бу безнең өчен чын күңел бәйрәме, Төркиядә үз мәдәниятебез белән горурланып сөйләү мөмкинлеге булды», – дип йомгаклады милләттәшебез.

news_right_1
news_right_2
news_bot