Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә урман янгыны аркасында ике меңнән артык кеше эвакуацияләнгән
Төркиянең Бурса провинциясендә урман янгыны аркасында ике меңләп кеше эвакуацияләнгән, дип хәбәр итте РИА Новости.
Шимбә көнне илнең көнбатышындагы Төркиянең Бурса шәһәре тирәсендә урман янгыны чыккан, Бурсаның үзендә «көлле яңгыр» яуган. Янгын шимбә кичендә Гюрсу һәм Кестель районнары янындагы тауларда башланган, көчле җил аркасында ут бик тиз башка җиргә дә күчкән.
«Карахыдыр, Игдир, Авданджык авылларында 480 йорттан 1 мең 765 кеше эвакуацияләнгән», – дип хәбәр итте провинция җитәкчелеге.
Янгынны сүндерүдә 1,8 меңгә якын хезмәткәр һәм 500гә якын транспорт чарасы җәлеп ителгән. Янгын аркасында беркем дә зыян күрмәгән. Шимбә көнне Төркия хакимияте аномаль эсселек фонында масштаблы урман янгыннары аркасында Мерсин һәм Карабюк провинцияләрендәге кайбер районнарның 1,3 меңнән артык кешесен эвакуацияләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз