Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә туристлардан яшәү өчен салымны әлегә җыя башламаганнар
Төркия кунакханәләрендә туристлардан яшәү өчен салым җыю очраклары әлегә булмаган. Мондый салым 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән иде. Бу турыда Россия туроператорлары ассоциациясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Агымдагы елның беренче көннәрендә Төркия кунакханәләрендә салым алу очраклары теркәлмәгән», — дип белдерәләр ассоциациядә туроператорларга сылтама белән.
Тармак вәкилләре белдергәнчә, салым җыю турында җирле хакимияттән рәсми аңлатмалар әлегә кадәр юк. Закон буенча ике процент күләмендәге салымны барлык объектлар түләргә тиеш.
Төркия туристлык агентлыклары ассоциациясе (ÜRSAB) вәкилләре фикеренчә, салым кунакханәгә урнашкан вакытта клиентлардан турыдан-туры алынырга тиеш түгел, бу сумманы турның соңгы бәясенә кертергә кирәк.
Туроператорлар да моның белән килешә. Аларның сүзләренчә, күпчелек кунакханәләр яшәү бәясенә җыемны кертергә әзер, ягъни турист юлламаны броньлаганда ук аны түли алачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз