news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә туристлар утырган автобус авариягә очраган, ике кеше үлгән

Төркиянең Бурса шәһәрендә туристик автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, ике кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр күп. РИА Новости Haberturk телеканалына сылтама белән шул турыда хәбәр итә.

«Кютахья, Тавшанлыдан Бурса шәһәренең Муданья районына килгән туристик автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Яралылар күп. Регионга медицина хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бригадалары җибәрелде», – дип белдерде телеканал.

Якынча мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән, автобуста барлыгы 47 кеше булган. Яралыларны хастаханәгә салганнар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot