news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә Тукайга багышлап шоколад чыгарганнар

«Төркия татарлары» җәмгыяте Анталия шәһәрендә Туган тел бәйрәме үткәрде. Анда 80нән артык кеше катнашты. Чараның иң мөһим вакыйгаларының берсе — Тукай юбилеена багышлап чыгарылган махсус шоколадны тәкъдим итү булды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Шоколад тышлыгында Габдулла Тукай, татар байрагы һәм Анталия таулары сурәтләнгән. Арткы ягында — легендар «Туган тел»нең беренче куплеты.

Беренче партия шоколад чарада катнашучыларга бүләк итеп бирелгән. Алга таба аны балаларга, гаиләләргә, татар чараларында катнашучыларга һәм теләгән һәркемгә бушлай таратырга, шулай ук партиянең бер өлешен Татарстанга да җибәрергә планлаштыра.

Моңа кадәр шундый ук истәлекле шоколадлар һәм сувенирлар Исмәгыйль Гаспралы, Садри Максуди һәм Гаяз Исхакыйга багышлап чыгарган иде.

Бәйрәм күптән инде татар халкының рухи гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot