Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләрендә Татар мәгърифәте көннәре була
Быел Төркия, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләрендә Татар мәгърифәте көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышында хәбәр итте.
«Бу чара кысаларында республика вәкилләре мәгариф оешмаларында була, мәктәп җитәкчеләре белән түгәрәк өстәлләр үткәрә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының тармак бүләкләре тапшырыла. Уку-методик әсбаплар һәм белешмә әдәбият белән тәэмин итү планлаштырылган», - дип сөйләде спикер.
Илгиз Халиков белдерүләренчә, июль аенда министрлык татар теленнән профильле сменалар оештыра. Алар вакытында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар планлаштырылган.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, Россия халыкларының мәдәни кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү курслары эшләнә һәм мәктәпләрнең белем бирү программаларына кертелә. Хәзер рәсем сәнгате һәм технология укытучылары өчен методик белешмәләр эшләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз