news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә татарлар өчен җыелу урыннары булачак

Төркиядә татарлар өчен җыелу урыннары булачак

Төркиянең Анталия шәһәрендә татарлар өчен ике мөһим чара узды. Алар Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу хөрмәтенә татар яшьләре инициативасы белән үткәрелде.

Беренче көнне – Гаяз Исхакыйга багышланган конференция узды. Анда «Төрки халыклар берләшә» оешмасының җитәкчесе Юҗәл Өндер чыгыш ясады. Ул Гаяз Исхакыйның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, әсәрләренең төрки халык өчен әһәмиятле һәм алыштыргысыз булуын ассызыклады.

«Беләсезме, «Зөләйха» кебек әсәр төрекләрдә юк. Сез аны укырга тиеш. Гаяз Исхакый гомеренең соңына кадәр язган, милли эшчәнлек белән шөгыльләнгән. Милләтчелек, төркилек һәм дөреслек өчен көрәшү - аның төп сыйфатлары», – диде ул.

Татар милли хәрәкәте активисты Наил Нәбиуллин Гаяз Исхакыйга багышлап оештырылган чаралар белән таныштырды. Исхакыйның журналист һәм публицист буларак эшчәнлеген искә төшерде.

Анталия татарлары активисты Гөлназ Җиһан Татарстан турында сөйләде, конференциядә катнашучыларга татарларны танытты.

4 мартта Анталиядә Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсе ачылды.

«Бер ай элек Истанбулда ачкан идек. Күп шәһәрләрдә шундый татар нокталары булдырырга исәплибез. Чиратта – Измир һәм башка шәһәрләр,» – ди оештыручылар.

«Төрки халыклар берлеге»нең җитәкчесе Абдуллаһ Уйсал чарага җыелган татарларны ачык йөз белән каршылады:

«Кыйммәтле татар кардәшләрем, хуш килдегез! Төрки халыкларның мәдәният йорты шушы булыр, исегездә калдырыгыз. Дөньяның һәр җирендә яшәгән, үзен төрки халыктан санаган һәр кешенең йорты бу. Кайвакыт миннән оешмагызда ничә кеше бар, дип сорыйлар. Мин дөньяда үзен төрки халыктан санаган ничә кеше булса, шулкадәр, дип җавап бирәм. Якынча 300 млн кеше», – диде ул.

Китапханә ачылышын оештырган Наил Нәбиуллин бу эш татарларны берләштерүнең беренче адымы, дип саный.

«Китапханә идеясе ул - татарларга һәр җирдә тупланыр өчен урын булдыру. Гаяз Исхакый гомер буе төрки халыкларны берләштерү фикере белән янган, төрки-татар дөньясында иң танылган, бөек кешеләрнең берсе. Без – аның дәвамчылары. 100 ел элек ул да «Төрки халыклар берлеге» оешмасы эшчәнлегендә катнашкан».

Шагыйрь, тәрҗемәче Фәнис Зыялы да китапханәгә үз китапларын тапшырды. «Бу китапханә татарлар белән төрекләрне берләштерер. Безгә дә җыелу ноктасы булыр. Моннан ары Анталиягә килгән һәр татар кешесенең чемоданында кимендә ике татар китабы булырга тиеш. Шулай итеп китапханәбез дә зураер» , – диде.

Чара татар яшьләрең киләчәккә планнар коруы, очрашулар билгеләве белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100