news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә «Татар хатын-кызлары» һәм «Күз нурым» дип аталган дәресләр башланды

Төркиядә «Татар хатын-кызлары» һәм «Күз нурым» дип аталган дәресләр башланды
Фото: «Татар-информ»га Айзирәк Гәрәева-Акчура тәкъдим итте

Искешәһәрдә «Татар хатын-кызлары» һәм «Күз нурым» дип аталган дәресләр башланган. Беренчесе – күренекле татар хатын-кызларын танытуны максат итсә, икенчесе милли кул эшләре буенча остаханә буларак үткәрелгән. Әлеге чараларны Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте белән берлектә Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» оешмасының Төркиядәге бүлеге оештырды, дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ак калфак» оешмасының Төркиядәге бүлеге җитәкчесе язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Аның әйтүенчә, «Казан татарлары музей өе»ндә оештырылган әлеге дәресләргә җирлектә яшәүче татарлар һәм шәһәрнең төрле уку йортларында белем алучы татар студентлары җыелган. Ул башта мәшһүр мәгърифәтче Гобәйдулла Бубиның кызы Мәрьям Буби-Атмаҗа һәм татар мәдрәсәләре хакында сөйләгән. Быел Казанда нәшер ителгән «Мәрьям Буби» исемле китабы турында тулырак аңлаткан. «Аннары остаханәдә тамбур чигүе һәм калфак тегү серләре өйрәнелде», – диде ул.

Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте чакыруы буенча килгән Искешәһәр Мәдәният һәм туризм идарәсе хезмәткәре, фольклорчы Әминә Йылмаз Өздемир тарафыннан «Калфак» традициясенә кагылышлы видео һәм фоторәсемнәр төшерелгән.

«Бу татар милли киеме – калфакны Төркия Республикасы Мәдәният һәм туризм министрлыгы каршындагы рәсми дәүләт электрон системына кертү өчен эшләнде. Әминә ханым шушы көннәрдә генә Искешәһәр татарларыннан чәкчәк пешерү остасы Шөкрия апа белән дә видеолар төшерде. Милли ризыгыбыз чәкчәк пешерүне Төркиянең мирасны саклау максатыннан төзелгән мәдәни кыйммәтләр исемлегенә кертү һәм таныту өчен тырыша», – диде ул.

Әлеге чараларны һәр атнаның шимбә көнендә үткәрү ниятләнелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot