news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә татар халык балалар уеннарына багышланган фәнни китап чыкты

«Татар балалар уеннары» дип аталган 194 битлек хезмәтне төрек галиме Әркан Карагөз әзерләгән.

Төркиядә татар халык балалар уеннарына багышланган фәнни китап чыкты
Рушания Алтай

Төркиядә татар халык уеннарына багышланган фәнни китап чыкты. Аның авторы – Анкарадагы Хаҗи Бәйрәм Вәли исемендәге университет галиме Әркан Карагөз. Китап «Татар балалар уеннары» дип атала. Ул Евразия Язучылар берлегенең «Бәнгү» китап нәшриятында басылган.

Автор гыйльми әсәрендә уен сүзенең фәндә ничек аңлатылуын, АКШ, Европа, Төркия галимнәренең хезмәтләрен тикшергән. Уенның фольклор элементы гына булмыйча, аның фәлсәфә, социология, психология, педагогика, икътисад, коммуникация кебек тармакларны да кызыксындырган тема булуын искәрткән.

Галим Әркан Карагөз татар телендәге уен белән бәйле сүзләр һәм сүзтезмәләрне барлаган, аларның тәрҗемәләрен биргән. Татар балалар уеннарын хәрәкәтле, драматик, җыр-биюле, зиһен сынаш кебек категорияләргә бүлеп тикшергән. Хәрәкәтле уеннарны 11 төргә бүлеп анализлаган.

Төрек галиме әсәрендә Нәкый Исәнбәт, Рәшит Ягъфәров, Кафия Закирова, Ләйлә Миңһаҗева, Фәрит Йосыпов, Гөлназ Йосыпова, Фәридә Хәмитова кебек татар галимнәренең хезмәтләрендә балалар уеннарының ничек тикшерелүен ачыклап үткән.

Әркан Карагөз 194 битлек китапның ахырында татар уеннарының исемнәре, терминнар һәм уеннарда кулланылган предметлар белән бәйле сүзлек тәкъдим иткән.

Төрек галименең бу китабы турында татар-төрек галиме, «Кавказ»университеты доценты Чулпан-Зарипова-Четин: «Мәсләктәшым Әркан Карагөз бу көнгә кадәр Төркиядә кул тимәгән, игътибар ителмәгән теманы сайлап, татар халкының рухи байлыгын төрекләргә таныткан, без аңа чын күңелдән рәхмәтле», - дип әсәр турында фикерен белдерде.

Китапның тышлыгында Төркиянең Казандагы элеккеге консулы Турхан Дилмачның фотографиясе кулланылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100