news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә татар студентлары өчен ифтар уздырылды

Төркиядә татар студентлары өчен ифтар уздырылды
https://tatturk.tatarstan.ru/tat/

28 мартта Истанбулда Төркиянең югары уку йортларында укучы студентлар һәм актив яшьләр өчен ифтар узды. Чарага Истанбул, Әнкара, Гәбзә, Бурса һәм башка шәһәрләрдән 70-тән артык студент катнашты. Чараны Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге белән «Татарстан» Сәүдә Йорты берлектә оештырды.

Очрашу барышында киләчәккә планнар, шул исәптән, Төркиядә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга багышланган чаралар уздыру турында фикер алышынды. Бу хакта Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп әйткәндә, Төркиядәге татар яшьләре даими рәвештә төрле чаралар уздыра: мисал өчен, һәр шимбә саен татар телендә китап клубы, һәр пәнҗешәмбе көннәрендә өстәл уеннары клубы җыела, ә алдагы шимбәдә, 1 апрель, «Чикләвек» квизы планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100