Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә татар студентлары өчен ифтар булды
28 мартта Истанбулда Төркиянең югары уку йортларында укучы студентлар һәм актив яшьләр өчен ифтар узды. Чарага Истанбул, Әнкара, Гәбзә, Бурса һәм башка шәһәрләрдән 70-тән артык студент катнашты.
Чараны Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле Вәкиллеге белән «Татарстан» Сәүдә Йорты берлектә оештырды. Бу турыда Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.
Очрашу барышында киләчәккә планнар, шул исәптән, Төркиядә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга багышланган чаралар уздыру турында фикер алыштылар.
Төркиядәге татар яшьләре даими рәвештә төрле чаралар уздыра: мисал өчен, һәр шимбә саен татар телендә китап клубы, һәр пәнҗешәмбе көннәрендә өстәл уеннары клубы җыела, ә якын шимбәдә, 1 апрель, «Чикләвек» квизы планлаштырыла, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз