Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә татар шагыйренең шигырьләре Мәүлана төрбәсендә яңгырады
Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәт Төркиядә дөньякүләм танылган шагыйрь, фәлсәфәче һәм җәмәгать эшлеклесе Мәүлана Җәләлетдин Руми төрбәсендә татарча-төрекчә шигырь яңгыратты. Бу хакта Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Төркиянең Конья шәһәрендә үткәрелгән XIV Мәүлана халыкара шигырь фестивалендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Аймәт Татарстан шагыйрьләре вәкиле буларак катнашты. Ул төрки дөнья шагыйрьләрен татар шигърияте белән таныштырды, шул исәптән бәйрәмнең төп өлешендә төрки дөнья белән бәйле «Бүрелек» дип аталган шигырен сөйләде.
«Безне шигырь фестивале кысаларында Мәүлананың төрбәсенә алып бардылар. Анда чакырыган сирәк кунакларның берничәсенә генә шигырь сөйләү мөмкинлеге бирелде. Шул бәхет миңа да елмайды. Мәүлана әсәрләрендә кеше, кешелек дөньясы, рухы, үлемсезлеге турында уйлана, шуңа күрә мин дә яшәү белән үлем турындагы фәлсәфи шигыремне укыдым. Бик ошаттылар булса кирәк, төрбәдән чыккач яныма килеп, күлымны кыса-кыса рәхмәт әйттеләр», - дип сөйләде Рәмис Аймәт «Татар-информ»ның Төркиядәге махсус хәбәрчесенә.
XIV Мәүлана халыкара шигырь фестивале Коньяның Каратай районы, Төркия Язучылар берлегенең Конья бүлекчәсе тарафыннан Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. Анда Төркия, Татарстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Палестина кебек илләрнең танылган шагыйрьләре җыелды. Программа кысаларында «Шигырьдә яңа ысуллар кулланыламы», «Палестина шигърияте», «Шигырьләр журналларда яши» кебек төрле секцияләр эшләде. Чараны җирле һәм Төркия күләмендәге медиа чаралары яктыртып барды.
«Мин бу фестивальдә төрекләрнең шигырь яратуларын, шагыйрьләрне хөрмәт итүләрен күрдем. Чарада катнашкан Төркия Язучылар берлеге рәисенең генә түгел, шәһәр һәм район җитәкчеләренең дә шигърият турында тирән фәлсәфи уйланулары, шигъри әсәрләрне аңлаулары, яратып караулары сокландырды. Урамнарда шушы шигырь фестиваленә чакырып зур афишалар, баннерлар куелган булуы да игътибарымны җәлеп итте. Габдулла Тукай туган көндә бездә дә Казан урамнарында әнә шундый зур баннерлар, афишалар халыкны шигырь бәйрәменә дәшеп торса нинди яхшы булыр иде, дип уйладым», - дип хис-тойгылары, фикерләре белән уртаклашты шагыйрь Рәмис Аймәт.
Шунысын да искә төшереп үтү кирәк: Рәмис Аймәт 2017 елда Казахстанның Төркестан шәһәрендә үткән XII Халыкара төрки шигърият фестивале лауреаты булды. Шул ук елны аның Евразия язучылар берлегенең «Бәнгү» нәшриятында төрек телендә «Тоткындагы ирек» исемле шигырьләр җыентыгы да дөнья күрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз