news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә татар музыка белгече Рәхми Оруч Гүвәнч урамы барлыкка килде

Төркиядә татар музыка белгече Рәхми Оруч Гүвәнч урамы барлыкка килде
Рәхми Оруч Гүвәнч
oruchoca.com сайтыннан. Рәхми Оруч Гүвәнчнең кызлары тәкъдим итте

Төркиянең Тавшанлы районындагы Дәдәләр бистәсендә иң озын урамга татар кешесе Рәхми Оруч Гүвәнч исеме бирелде. Рәхми Оруч Гүвәнч – Төркиядә Идел-Урал, Алтай, Урта Азия пентатоник музыка тарихын, үзенчәлекләрен фәнни һәм практик яктан өйрәнгән, таныткан музыка белгече, психолог. Бу хакта «Татар-информ»га Төркиядә яшәп, иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура хәбәр итте.

«Берничә ел элек үземнең «Бирүзә йорт» әсәрен әлеге шәхеснең хезмәтен үрнәккә алып, аның эшчәнлегеннән илһамланып, Төркия татарларының тормышларын кулдан килгәнчә өйрәнеп язган идем. Туып-үскән җирендә Рәхми Оруч Гүвәнч урамы барлыкка килү, аны зурлауның бер күрсәткече булып тора. Бу мәшһүр, талантлы һәм татар мәдәниятен чит җирләрдә, чит халыкларга пропагандалаган шәхеснең исемен бабалары Ватанында да белүләрен телим. «Бирүзә йорт» шул максаттан да язылган иде», - диде ул.

Аның әйтүенчә, заманында, Төркиянең Кутаһия шәһәреннән 50-70 чакрым тирәсе ераклыктагы Тавшанлы, Тунчбеләк, Чавдархисар дип аталган районнарга кергән җирләргә татар мөһаҗирләре урнашкан булган.

«Әйтик, Тунчбеләк районында Татарлар авылы корылган, Чавдархисарда - Әфәнде күпере... Бу авыллардан тыш, алда әйтеп үткән район үзәкләрендә дә яшәгәннәр. «Бирүзә йорт»та бу географияләрне яктыртырга тырыштым. Аерым алганда, Татарлар авылын коручылардан булган нәсел дәвамчыларын үзәккә куеп яздым. Бабалары Татарлар авылын корган нәшриятчы Камил Гүвәнч гаиләсе белән Тавшанлы районы үзәгендә яшәгән. Күптән түгел генә, Камил Гүвәнчнең улы – Рәхми Оруч Гүвәнч исеме Тавшанлыдагы бер урамга бирелде. Бу хакта кызы Каныкәй хәбәр итте», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Язучының «Бирүзә йорт» әсәре «Мәйдан» журналында февраль аенда басылып чыгар дип көтелә.

«Төрки музыканы өйрәнү һәм таныту төркеме» исеме астында этно төрки музыка сәнгатенә багышланган фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барган, борынгы төрки уен коралларын махсус ясаткан, туплаган, музеен корган, татар мөһәҗирләре оныкларына, башка милләт музыкантларына халык җырларын өйрәткән, дөнья буйлап гострольләргә йөргән үзенчәлекле остаз исеме бүген дә Төркия татарларының күңел түрендә яши», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Ул Оруч Гүвәнч 1975-1976 елларда 27 яшендә оештырган этно-төркем хәзер дә гамәлдә булуын, кызлары Каныкәй һәм Сөембикә әтиләренең юлын дәвам иттерүен әйтте. «Сөембикә рәссам, арт-дизайнер буларак та билгеле. Шушы көннәрдә Антальяда уздырылган бер күргәзмә вакытында «Туган тел» не җырлаган видеосы исә, Төркия татарларының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә киң таралып, соклану уятты», - диде язучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100