news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә себер татарларының Госманлы иленә мөһаҗирлеге турында китап чыкты

Китап авторы Сәвия Удмир Төмән, Омск, Башкортстан якларындагы татар авылларыннан күченгән мөһаҗирләрнең язмышларын яктырткан.

Төркиядә себер татарларының Госманлы иленә мөһаҗирлеге турында китап чыкты
Рушания Алтай

Төркиядә себер татарларының Госманлы иленә мөһаҗирлеге турында төрекчә китап дөнья күрде. Ул «Себердән Төркиягә гасырлык күчешнең хикәясе. Бөгрүделик татарлары» дип атала.

296 битлек китапның авторы – Төркиядәге себер татарлары авылы Бөгрүделиктә яшәүче Cәвия Удмир. Ул әсәрендә Төмән, Омск һәм Башкортстан якларындагы татар авылларыннан күченгән әби-бабайлары, туган-тумачалары һәм таныш-белешләреннән ишеткән мөһаҗирлек язмышларын яктырткан.

Автор туган авылы тарихы аркылы себер татарларының милли гореф-гадәтләре, кием-салымнары, тормыш-көнкүрешләре турында киң мәгълүмат биргән, җыр-такмак үрнәкләрен тәкъдим иткән, милли ризыклары белән таныштырган һәм аларның ничек әзерләнүе, пешерелүе хакында язган.

Сәвия Удмир Бөгрүделик авылына бер гасыр элек нигез салган себер татарларының яшәү рәвешләрен, спортка һәм музыкага булган мәхәббәтләрен яктырткан, авылның бүгенге социаль тормышы белән таныштырган. Туй, бәйрәм, аш-су әзерләү, табын кору йолаларына урын биргән. Бөгрүделиктә яшәүче татарлар сөйләмендә кулланылган мәкаль, әйтемнәр, табышмаклар һәм себер татар теле сүзлеге дә китапның эчтәлеген тәшкил итә.

Автор әби-бабаларының Омск якларындагы авылларын кайтып күрүен, андагы туганнары белән очрашу мизгелләрен дә әсәрендә җентекләп аңлаткан. Китапта Бөгрүделик авылы кешеләре тарафыннан язылган шигырьләр һәм Сәфәр Мәһмәтнең 15 битлек бәете белән дә танышырга мөмкин.

«Кечкенә чакта мин үзебезнең Төркиядә ят кавем булуыбыз, әби-бабаларыбыз бик ерактагы карлы-буранлы салкын илдән килгән, михнәтле мөһаҗирлек сәфәре кичергән халыкның оныклары булуыбыз турында ишетеп үстем. Гаиләбездәге әби-бабайлар, авылыбызның өлкәннәре «мәмләкәт» дип сөйләшкәндә анда калган туганнарын, авылларын сагынып елыйлар иде. Бала чактан ук озата килгән шул сагыш, җирсү, әрнүләр миңа тынгылык бирмәде һәм мин үзебезнең мөһаҗирлек язмышын өйрәнә, тикшерә башладым, бу әсәр шуның нәтиҗәсе булып языылды. Бабайларыбыз йөз ел элек күченгән булсалар да, татарларның мөһаҗирлеге һаман дәвам итә,» – дип язган Сәвия Удмир теманың һәрвакыт актуаль булып калачагына ишарәләп.

Сәвия Удмир әсәрен 2021 елда төгәлләгән. Ул китап буларак «Kitaparası» нәшриятында быел җәй башында басылып чыкан. Басма «kitapyurdu.com», «dr.com», «bkmkitap.com», «idefix.com», «kitapsepeti.com» кебек Төркиянең иң танылган интернет китап кибетләрендә сатуга куелган.

  • Сәвия Удмир 1954 елда Төркиядә Конья губерниясенең Җиһанбәйле районы Бөгрүделик себер татарлары авылында дөньяга килгән. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң алга таба укуын дәвам итә алмаган. Бүгенг көндә ул өй ханымы булып гомер кичерә, өч бала анасы һәм дүрт оныкның әбисе, шигырьләр яза, китап укырга ярата.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100