news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Садри Максуди һәм Гаяз Исхакый истәлегенә «Татар ифтарлары» марафоны уза

Төркиядә Садри Максуди һәм Гаяз Исхакый истәлегенә «Татар ифтарлары» марафоны уза
Ләйсән Фәтхи, Наил Нәбиуллин фотолары

Төркиянең төрле шәһәрләрендә «Татар ифтары» марафоны уза. Беренчесе 31 мартта татарлар аеруча күп яшәгән Искешәһәрнең тарихи үзәгендә узды. Катнашучылар соңгы 18 елда масштаблы татар ифтарының биредә беренче тапкыр оештырылуын билгеләп үтте.

2 апрельдә ифтар Истанбул мэриясе янында – Төрки дөньяны өйрәнү фонды бакчасында узды. 8 апрельдә Анталия, 9ы – Аланиядә йөзләгән кеше өчен ифтарлар узды. Азактан бергәләп «Туган тел»не җырладылар, олы яшьтәге кунаклар яшьләргә үгет-нәсыйхәт бирде. 

«Быел татар һәм төрки дөнья бөек шәхесләребез Гаяз Исхакый һәм Садри Максудиның 145 еллыкларын билгеләп үтә. Безнең ифтарларыбыз да бу ике олугъ шәхеснең якты истәлегенә багышлана. Аларга багышлап догалар укыйбыз. Кызганыч, Исхакый белән Максуди бүген үз Ватаныбызда онытылган дәрәҗәдә, юбилейларына багышлап зур чаралар да үткәрелми. Югыйсә, Гаяз Исхакый бөтен гомерен татарларны берләштерү эшенә багышлады», – ди ифтарларның төп оештыручысы татар активисты Наил Нәбиуллин.

Ифтар мәйданнары Татарстан әләмнәре һәм баннерлар белән бизәлгән иде. Ахырдан һәр катнашучыга әләм төшерелгән ябыштыргычлар, стикерлар, ә балаларга татар акчасына багышланган буягычлар бүләк ителде. Ифтарларда Төркиядә яшәгән татарлар бер-берсе белән танышты һәм кабат күрешергә сүз куешты. Җыеннарда татар теле язмышы, милли җыелышларның әһәмиятлеге турында да сүз барды. Коръән аятьләре укылды, Рамазан ае турында вәгазь сөйләнде.

Ифтарларның иганәчесе юк, теләгән һәркем ярдәм итә ала, җыелган акча өстәл әзерләүгә тотыла. Алдан язылган һәркем килә ала. Күп кеше үзе белән татар ашлары – гөбәдия, өчпочмак, бавырсак, чәк-чәкләр алып килә. Оештыручылар татар ашлары әзерли. «Милли өстәл артында авыз ачу күпләрнең хыялын чынга ашыру булды», – ди ифтарда катнашкан Эльмира Хәсәнова.

Төркия татарлары соңгы ифтарны 16 апрельдә Анкарада уздырырга ниятли. «Бу җыеннар төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны берләштерер, бердәмлегбезне ныгытыр», – ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100